Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан кешесе җиңел генә миллионер булды


Башкортстанда “Урал-лото” уенында катнашучылар саны дистәләрчә мең кеше исәпләнә
Башкортстанда “Урал-лото” уенында катнашучылар саны дистәләрчә мең кеше исәпләнә

Башкортстанда дүшәмбе көнне иң төп яңалык -- Октябрьский шәһәрендәге бер кешенең “Урал-лото” лотереясендә 25 ярым миллион сумнан артык отуы булды.

Әлеге кешенең исеме әйтелми. Үзенең теләге шундыйдыр инде. Билгесез калсаң, иминрәк буласың. Алайса гел билгеле булмаган кешеләр дә туганлыкка омтыла башлый. Ә тагын да куркынычы – намуссыз бәндәләрнең төрлечә куркытулары һәм акча таптырулары.

Шулай итеп, Октябрьский шәһәрендә яшәүче кеше “Урал-лото” лотереясенең джек-потында уйнап 25 миллион 584 мең 825 сум акча отты.

Якшәмбе кичен уйнатылган бу тиражның башка бәхетле җиңүчеләре дә бар. Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә, Йомагуҗа авылында яшәүче алты кеше 118әр мең сум акча откан. Ә республиканың тагын 281 кешесе исә 4328әр сум оту бәхетенә ирешкән.

Джек-потка 25 миллион ярым сум акча җыелу һәм аны оту соңгы елларда Уфада беренче очрак. Берничә ай элек шушы ук уенда 18 миллион сум акча җыелгач, андагы саннарны ике кеше дөрес язып, отыш акчасын икесенә бүлгәннәр иде. Хәзер Башкортстанда “Урал-лото” уенында катнашучылар саны дистәләрчә мең кеше исәпләнә, диләр.
XS
SM
MD
LG