Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Корбан гаете зурлап билгеләнәчәк


"Ихлас" мәчете
"Ихлас" мәчете

Башкортстанда быел Корбан бәйрәме узган еллар белән чагыштырганда, тагын да колачлырак, күркәмрәк үтәчәк дип көтелә.

Республика халкы өчен рәсми ял көне дә булгач, милләттәшләр туган-тумача белән очрашу, корбан чалу, коръән ашлары җыю форсатын ала. Соңгы елларда Башкортстанда Корбан бәйрәмгә зур әһәмият бирелә. Мәрхүмнәр рухына багышлап корбан чалучылар да елдан-ел арта бара. Быел да республикада Корбан бәйрәмгә әзерлек күпкә алдан башланды. Бәйрәмнең беренче көнендә - 16 ноябрьдә иң күп чаралар үтәчәк.

Корбан гаете тантаналары, иртәнге сәгатьләрдә үк, республиканың һәр төбәгендә иртәнге намазлар һәм вәгазьләр белән башлана. Уфадагы иң зур чара, һәр елдагыча, “Ләла-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә үтә. Анда ел да меңнән артык кеше килә. Мәчет эченә сыймаган мөселманнар урамда торып гыйбадәт кыла. Аннан биредә корбан чалулар башлана.

Уфадагы Корбан гаете чаралары тагын Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ихлас”, “Гуфран”, “Хәмзә” мәчетләрендә һәм башка мәхәлләләрдә дә оештырыла. Аларның һәммәсендә дә урамда зур казаннарда кайнар аш һәм пылау пешерелә. Бәйрәмгә килүчеләр генә түгел, ә урамнан үтеп баручы һәммә кеше - мөселманы да, башка дин вәкилләре дә сыйланачак.

“Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм
“Бәйрәмнең беренче көнендә 300ләп корбанлык сарык чалыначак. Сыер маллары да була. Бәйрәмебезне күрергә республикабыз президенты Рөстәм Хәмитов та киләчәк”, - диде “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм. Аның әйтүенчә, бәйрәм чаралары алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.

“Башка көннәрдә корбан чалулар булмаса да, бергәләп намаз укулар, вәгазь тыңлаулар һәм чәй мәҗлесләре оештырылачак”, - ди Мөхәммәт хәзрәт.
XS
SM
MD
LG