Әлеге җыелышта Русиянең 22 төбәгендәге татар авылларыннан башлыклар җыелды. Килгән кунаклар башта берәм-берәм кыскача үз авыллары белән таныштырды. Аннары башка авыллардагы уңай тәҗрибәләрне тикшерде.
Бөтендөнья татар авыллары оешмасы бүгенге көндә Мәскәүдә рәсми теркәлү узган. Әле күптән түгел генә оешкан булуга карамастан, бу оешма башлангычы белән быел Самар өлкәсе Гали авылында I Бөтенрусия авыл сабан туе уздырылган.
Утырышны алып барган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, нәкъ менә шушы сабан туе оешманың киләчәгенә нигез салган.
“Бу сабан туе бик үтемле дәрәҗәдә узды. Беренчедән, халыкның зур бәйрәме булса, икенчедән, Бөтенрусия татар авыллары оешмасының идеологиясе шушыннан башланды, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Оешманың идеологиясе татар авылларын саклауга корылган. Татар авылларын саклау мәсьәләсе – һәрберебезнең иң төп бурычларыннан берсе”, диде Ринат Закиров.
Русиядәге татар авыллары – Татарстандагыларга үрнәк булырлык
Чыгышлардан аңлашылганча, Татарстандагы авылларга чит төбәкләрдәге татар авылларыннан үрнәк аласы бик күп әйбер бар икән әле. Татарстандагы авылларда киң таралган эшсезлек һәм яшьләрнең шәһәргә тартылуы төбәкләрдәге авылларны бик борчымый кебек.
Русиядәге татар авылының кайсысын гына алма, алар үз-үзләрен саклап кала алган. Һәм бүген алар күбрәк кече эшмәкәрлекне үстерү, авыл мәктәпләрендә балалар санын арттыру, татар теленең киң таралышын булдыру өстендә эшли. Милләт белән диннең аерылмас бербөтен булуын һәм боларның икесенә дә тигез карашның зарурлыгын аңлап яши.
“Авылга кече бизнес кирәк”
Самар өлкәсе Гали авылы вәкиле Расих Латыйпов җыелышта татар авылларындагы эш проблемына тукталып, моны чишү юнәлешендә үз тәкъдиме белән чыкты.
“Күмәк хуҗалыклар бетә, ә эш юк дип, барысы кулын төшерә. Әмма моннан чыгу юллары бар. Күмәк хуҗалык бетте дип аптырап калмаска кирәк. Мин монда үзебезнең авылны үрнәк итеп күрсәтер идем. Бездә кече эшмәкәрлек әйбәт кенә эшләп килә.
Авылларга кече бизнес кирәк, һәм заманча технология белән. Эшмәкәрлектә иң кыены – эшне башлап җибәрү. Кеше баштарак курка. Менә шул вакытта аңа ярдәм итеп җибәрсәң, аннан соң ул эшкә керешә.
Әйтәсем килә, бу эшләрдә без үзебезнең милләт өчен, үзебезнең авыл өчен дип тырышып йөрсәк, авылларыбыз да сакланып калыр, милләтебез дә нык булыр. Дин белән милләт бер булырга тиеш. Ике якны да бер күреп, без – мөселман, без – татар дип, горурланып яшәргә насыйп булсын иде”, ди Расих Латыйпов.
2011 елга эш планы кабул ителде
Җыелышта Бөтенрусия татар авыллары оешмасының 2011нче елга эш планы да тәкъдим ителде. Әлеге планга күрә киләсе елда мондый чаралар оештыру күздә тотыла:
- Самар өлкәсе Гали авылында “Халкым минем” иҗат фестивален уздыру;
- “Мишәр” халык фольклор ансамбленең 25 еллыгы тантанасында катнашу;
- Татарстанда нәшер ителүче газет яки журнал белән берлектә “Татар авылы” дип аталган кушымта чыгаруга ирешү;
- Самар өлкәсе Камышлы районы оешуга 20 ел тулуга багышлап, “Милли татар биюе” фестивален уздыру;
- Чуашстанның Шыгырдан авылында Бөтенрусия авыл сабан туен уздыру;
- Гали авылында Бөтенрусия татар авыллары оешмасы бүләгенә ат чабышы оештыру;
- Һәр татар авылында “Татар укытучылары бәйрәме”н оештыру;
- “Авыл кызы” – татар кызы бәйгесе һәм башка чаралар уздыру планлаштырыла.
Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасының эше белән киләчәктә avillar.org интернет-сайты аша танышып барып булачак, дип көтелә.