Accessibility links

Илшат Гыймадиев: Иң әйбәт һәйкәл – шәһитләргә дога кылу


Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы мөрәҗәгатен татарлар төрлечә кабул итте.


Татар иҗтимагый үзәге Казанны саклап һәлак булганнарга һәйкәл куелмаса, урыс баскынчыларына булган һәйкәлне юк итәргә мәҗбүр булачакларын белдерде. Бу уңайдан фәлсәфә укытучысы Илшат Гыймадиевка берничә сорау бирдек.

– Илшат әфәнде, бу мөрәҗәгатьне татар кешесе буларак ничек кабул иттегез?

– Бу турыда "Азатлык"та һәм урыс сайтларында укыдым. Соңгы вакытта вазгыять кискенләште. Минемчә, акыллы сәясәтчеләр, милли лидерлар бу сәясәтне тынычландыру ягында булырга тиеш. Әмма тынычландыру сизелми, утка бензин сибү белән генә шөгыльләнәләр. Гомумән, позитив програм тәкъдим итәргә кирәк. Милли хәрәкәт болай да сүнә барганда, һәйкәл җимереп йөрү генә хәрәкәтне көчәйтми.

Илшат Гыймадиев
Һәйкәл җимерергә өндәү бер дә дөрес эш түгел. Чөнки милли лидерлар татар халкының ни теләвен аңламый. Әлбәттә, һәйкәл – ул символ. Аның символик урыны бик югары түгел. Башка очракта милли лидерлар белән килешсәм дә, бусын хупламыйм.

Ярар, һәйкәлне җимерделәр ди. Әмма моны беркем дә символик эш дип кабул итмәячәк. Моны вандализм дип кенә кабул итәчәкләр. Һәм бу тагын да начаррак булачак. Татарлар варвар түгел, без җимерүче түгел.

Ә ни өчен соң Татарстан 1552 елда Казанны яклаучыларга һәйкәл кую эшен һаман да суза?

– Бу гынамыни эшләнми торган эш? Һәм бумыни иң төп эшләнәсе эш? Милли лидерлар көчләрен башка эшкә сарыф итсә, яхшырак булыр иде. Чөнки бүген халык сүрелде, шуңа күрә һәйкәл куелу гына татарның бүгенгесенә, киләчәгенә файда бирмәс, дип уйлыйм.

Минемчә, монда бернинди дә мәкер юк. Күпме бина җимерелде, иске Казан җимерелә. Алар татар бетсен өчен җимерелдеме? Юк. Бу акылсызлыктан түгел, аңсызлыктан. Менә милли китапханә төзелмәү минем өчен аянычрак хәл. Ә менә һәйкәл төзелмәү миңа бернәрсә дә бирмәячәк. Бүгенге көндә бу иң зур проблем түгел. Балама татар китабы булмау – менә бу минем өчен һәм милләт өчен проблем. Балаларга үсеп җиткәч аңлатырбыз, тарих китапларын укырбыз.

Кол Шәриф мәчете – шәһитләргә һәйкәл дигән фикергә ничек карыйсың?

– Һәйкәлләр – мәгънәсез әйбер. Минемчә, иң әйбәт һәйкәл – бабаларыбыз рухына дога кылу. Бу әби-баба рухын саклау.
XS
SM
MD
LG