Утырышта Конгресс-холл бинасы милли оешмаларга биреләчәге уңаеннан чыгышлар булды.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин:
“Без республикада сан буенча икенче урында торабыз. Оешмаларыбызның саны ике дистәгә якын. Конгресс-холлда бүлмәләр алганда да болар истә тотылырга тиеш дип исәплим. Ягъни бүлмәләр саны җитәрлек булырга тиеш. Бер бүлмә белән утырып калырга тиеш түгелбез”.
Артабан Айрат Гыйниятуллин дәүләтчелек мәсьәләсен дә күтәрде:
“Мин Берләшкән милләтләр оешмасында бер документ барлыгын беләм. Анда халык телен, мәдәниятен саклау мөмкинчелегенә ия булмаса, алар дәүләт төзергә вәкаләтле булуы әйтелгән. Шуннан тарихны искә төшерик — Башкортстан төзелгәндә Уфа губернасында референдум үткәреп, аның язмышын хәл итү каралган булган. Без аны тормышка ашырырга, татарлар күпләп яшәгән районнарны аерырга тиеш”.
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Рамил Хөсәенов та моны хуплады:
“Без Русиядә нинди сәясәт алып барылганын беләбез. Бөтен көчләр бер — урыс милләте ясауга юнәлдерелгән. Шуңа үзебезнең хокукларны халыкара дәрәҗәдә яклау турында уйларга кирәк”.