Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистлары Яңа чишмә мөселманнарын яклый


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Азатлык" радиосы Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов белән анда яшәүче мөселманнар арасындагы каршылык турында сөйләгән иде. Әлеге вазгыятьне чишү юллары Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышында каралды.


Яңа Чишмә районы вәкилләре яклау сорап, Чаллы ТИҮнә мөрәҗәгать белән килгән иде. Чаллы ТИҮнең чираттагы җыенында Яңа Чишмә районы мөселманнарының үтенечләре каралды. Фикер алышулардан соң җыенда шушы вазгыятькә карата аерым карар кабул ителде.

“Яңа Чишмә районында хәлләр авыр. Хакимият башы Вячеслав Козлов мөселманча укуга тискәре караш белдергән. Авыл мәчетләренә ни өчен халык күп йөри, дип борчылган. Мөселман хатын-кызларының яулыкларын салдырырга да әмер биргән.

Татарстанда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Моны канун бозуга санап, 23 февраль көнне мөселманнар “Анти-ксенофобия” дигән сайт ачып, анда мөрәҗәгатьләрен урнаштырды. Монда район башлыгы Козловны эшеннән алуга имза җыю да башланды. Бу таләпкә 500дән артык кеше кул куйды инде”, ди Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов.

Вазгыятьнең нилектән Чаллы җирлегендә дәвам итүе хакында да сөйләде Рәфис әфәнде.

“Яңа Чишмә районы мөселманнары Чаллыга килеп үзләрендәге хәлне сөйләде. Без аларның гозерләрен ТИҮ җыенында яклап чыктык. Бу җыенда кайбер кызурак кешеләребез әйтте: “Әгәр хакимият башы Козлов эшеннән китми икән, исламга каршы көрәшә икән, бу Мисыр, Либиядәге кебек халыкның урамга чыгуына китерергә мөмкин”, диделәр.

Бу – дөрес. Без бит чиркәүгә йөрүчеләргә берни әйтмибез. Урыс кешесе дә исламны тотучыга каршы килергә тиеш түгел. “Анти-ксенофобия” җәмгыятенең Татарстан, Русия президентларына, прокурорга булган мөрәҗәгате уңай хәл ителмәсә, Козлов эшеннән китмәсә, без Чаллыда урам җыеннары уздырачакбыз. Бу канун нигезендә булып, каршылык булырга тиеш түгел”, дип саный Р.Кашапов.

Шушы көннәрдә Чаллы прокуроры Евграфов Кашаповка язма рәвештә кисәтү ясаган. “Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә җаваплыкка тартылырга мөмкинсез”, диелә кисәтүдә. Билгеле булганча, Кашаповка карата 2009 елда чыгарылган хөкем карарының да вакыты чыкмаган.
XS
SM
MD
LG