Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкләрдәге татар газеталары калынаячак


Татар газеталарының баш мөхәррирләре
Татар газеталарының баш мөхәррирләре

Узган елның июнендә Татарстанда “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган Русия төбәкләре һәм милли мәгълүмат чараларының IV конгрессы булып узган иде. Анда татар хәбәрчеләре үз төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталарында Татарстан хәбәрләре тупланган кушымта булдыру тәкъдиме белән чыкты.


Бер елга якын вакыт узганнан соң, әлеге тәкъдим уңай хәл ителеп, “Татмедиа” агентлыгы Русия төбәкләре татар газеталарының баш мөхәррирләрен кабат Казанга җыйды. Очрашуга Башкортстан, Мари-Эл, Чувашстан, Удмуртия республикаларыннан, Самара, Оренбур, Түбән Новгород, Пермь, Әстерхан, Төмән, Свердлау, Омски һәм Новосибирски төбәкләреннән, җәмгысе 18 кеше килгән иде.

Омскидан эшмәкәр Тамир Алимбев исәбенә нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасының баш мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова катнашты. Татарстаннан әйләнеп кайтканнан соң Гөлсинә ханым татар газетасы мөхәррирләрен һәм шәһәр милли-мәдәни мохтарияте активистларын Казанда булып узган чара белән таныштырды.

Гөлсинә ханым Русиянең кайбер төбәкләрендәге татар газеталары баш мөхәррирләренең Казанга Татарстан матбугат көненә туры китерелеп чакырылулары турында сөйләде. “Без әлеге бәйрәм уңаеннан республикада оештырылган чараларның күбесендә катнаша алдык: Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булдык, “Бәллүр каләм” бәйгесенә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү бәйрәмендә катнаштык, Арча районының Тукай-Кырлай авылына бардык һәм кайбер башка чараларда катнаштык”, диде ул.

Гөлсинә ханым төбәкләр газеталары өчен махсус әзерләнәчәк кушымта белән дә таныштырды. Әлеге кушымтаның “Атна вакыйгалары” исеме белән рәсми теркәлүе, аның айга бер мәртәбә чыгарылачагы турында белдерде, анда басылачак темаларны да санап китте. “Атна вакыйгалары"нда Татарстан хәбәрләре, мәдәният яңалыклары, күренекле шәхесләр турында язмалар булачак, төбәкләрдәге татар тормышы турында да материаллар басылачак. Анда Сәясәткә кагылган материаллар булмаячак, рекламага да урын бирелмәячәк, бирелгән очракта да бик аз булачак, дип әйттеләр безгә”, диде ул.

Төбәк газеталарының баш мөхәррирләре әлеге газета битләренә укучылар өчен әһәмиятле, кызыклы булган башка темалар кертергә дә тәкъдим ясаганнар. Алар кушымтада дин-әхлак һәм тәрбия мәсьәләләренә караган материаллар, яңа әдәби әсәрләрдән өзекләр басылсын иде дигән теләк белдергәннәр.

“Атна вакыйгалары” газетасы белән төбәкләрдәге татар редакцияләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән һәм ике яклап имзаланган. Омскидан килешүне Гөлсинә ханым имзалаган.

Казанга килгән кайбер төбәк газеталарының баш мөхәррирләре төрле сәбәпләр аркасында шул көнне килешү имзаларга әзер булмаган. Әлегә килешү 11 редакция арасында төзелгән. Калганнар бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә һәм килешү төзәргә вәгъдә биргәннәр.
“Атна вакыйгалары” кушымтасы
XS
SM
MD
LG