Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч игезәк: сөенечме, әллә көенечме?


Раил белән Гөлмирә өч игезәк белән
Раил белән Гөлмирә өч игезәк белән

Һәр гаиләдә дә бала туу, әлбәттә, көтеп алынган иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Инде дөньяга игезәкләр килә икән, моның икеләтә шатлыкка әйләнүенә һич тә шик юк. Ә өч игезәк дөньяга килсә, кеше нинди хис кичерә? Шатланамы, әллә берьюлы өч бала үстергәндә туа торган авырлыклардан куркып каламы? Хөкүмәт мондый гаиләләргә ярдәм итәме?


Гадәттә, өч игезәк туу еш булмый. Шулай да, Омски өлкәсе өчен 2010 ел игезәкләргә бай булган дип әйтергә була. Өлкәдә биш гаиләдә өчәр игезәк бала туган. Өч игезәкле гаиләләрнең берсе – татар милләтеннән булган Гөлмирә һәм Раил Бакаевлар.

Гаилә икенче бала көтә

Гөлмирә белән Раил 2007 елның көзендә өйләнешәләр. 2009 елның язында аларның беренче балалары – Ренатлары дөньяга килә. Көтеп алынган бала ата-ананың һәм әби-бабайларның уртак куанычына әйләнә.

Улларына бер яшь тулыр-тулмас, Гөлмирә кабат авырга уза. Яшь ата-ана, бер дә икеләнеп тормыйча, икенче баланы да табарга була. Гөлмирә үз вакытында хатын-кыз табибына мөрәҗәгать итә, УЗИ аша карала.

Табиб хатын аңа карында өч игезәк бала ятуы турында әйтә. Гөлмирә шатлану урынына, еларга керешә. Өенә кайткач та, туктый алмыйча, үксеп елый.

Гөлмирә нигә елаган?

Ул вакытта ни өчен шулай каты борчылуы турында, инде вакыт узып, тынычлануы сәбәплеме, Гөлмирә сөйләп тормады. Борчылу сәбәбен Гөлмирәнең туганнан туган апасы Фагилә Чумарова аңлатты:

Өч игезәк
“Ул вакытта Гөлмирә безгә шифаханәдән кайткач, шуларны сөйләгән иде. Табиб хатын УЗИдан карагач, озак кына дәшми торган. Аннары монда сезнең бер генә бала түгел дигән. Гөлмирәнең икемени дигәненә, юк монда өч данә, дип әйткән һәм бу инде тайпылыш дигән. Табибның, шундый вакыйга белән тәбрикләү урынына, “тайпылыш” дип әйтүе, Гөлмирә өчен көтелмәгән шок булган. Андый хәл булгач, балалар гарип булып туарлар дип тә курыккан ул”.

Елый-елый үксеп беткән Гөлмирәне ире Раил тынычландыра. “Юләркәем, нигә елыйсың, нинди шатлык бу, бар кешегә дә ходай андый бәхет бирми бит, үстерербез, һич борчылма”, дигән.

Ике яшьлек абый

Шөкер, вакытлары җиткәч, тап-таза ике малай һәм бер кыз дөньяга килә. Малайларга Артур һәм Тимур, кызга Әлинә дип исем кушалар. Шулай итеп, ике яше дә тулмаган Ренат өч нәнинең абыйсына әйләнә, ә яшь гаилә күпбалалылар статусы ала.

Туганнар ярдәме

Шуннан инде яшь әти белән әни өчен сөенечле дә, шул ук вакытта мәшәкатьле дә көннәр башлана. Гөлмирәнең генә түгел, Раилнең дә йокысыз төннәре күп була. “Кайвакытны бөтенләй йокламыйча эшкә китә идем. Юлда йоклап барсам да җитеп тора иде кебек, “ дип сөйли Раил, балаларының бик нәни чакларын исенә төшереп.

Ике яшьлек абый
Бала үстергән кеше генә бала карауның ни кадәрле мөһим һәм катлаулы икәнен белә. Ә монда берьюлы өч нәни. Ике яшьлек Ренат үзе дә бәби бит! Әле ярый яшьләрнең әти-әниләре ярдәмгә килә. Эшләгән җирләреннән ял алып, яшь әбиләр бала карарга булыша. Туган-тумача да кулыннан килгәнчә, ярдәм итә. Хәзер дә бала карарга Гөлмирәгә икетуган сеңлесе Зөлфия булыша.

Хөкүмәт ярдәме җитәрлекме?

Өлкән яшьтәгеләр әле хәтерлидер, Советлар берлеге заманында өч игезәк туса, гаиләгә фатир бирелә, бала карарга ярдәмгә шәфкать туташы билгеләнә иде.

“Хәзер дәүләт ягыннан мондый ярдәм юк,” ди Гөлмирә. “Бала карауда ярдәм сорап, без Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән идек. Безгә анда: хәзер мондый хезмәт күрсәтү каралмаган, социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез, диделәр. Ә үзәктә безне кире министрлыкка җибәрделәр, ” ди. Шулай итеп, хакимияттән ярдәм эзләгәндә боҗра килеп чыга.

Дөрес, Бакаевлар гаиләсенә Русия кануннары буенча каралган ярдәм бирелә. Яшь ярымга кадәр балалар өчен берникадәр күләмдә акча түләнә, коммуналь торак түләүләре өчен ташламалар бирелә һәм канун нигезендә каралган башка ярдәмнәр күрсәтелә.

Фатир мәсьәләсе

Бакаевларның үз фатирлары юк, әти-әниләре фатирында яшиләр. Канун нигезендә, күпбалалы, азкеремле гаилә буларак, аларның хөкүмәттән фатир алырга хаклары бар. Моның өчен төрле белешмәләр җыярга кирәк. Кирәкле документлар җыелганнан соң, гаиләне шәһәрнең гомум фатир чиратына куюлары ихтимал. “Хәзер документлар җыябыз, бәлки кайчан да булса чиратыбыз җитсә, үз фатирыбыз булыр”, ди Раил.

2011 балаларны яклау елы

Шуны да әйтергә кирәк, 2011 ел Омски өлкәсендә “Балаларны яклау елы” дип игълан ителгән. Бу уңайдан өлкә программасында кайбер чаралар каралган. Мәсәлән, 2011 елны туган икенче, яки аннан соңгы балага 100 мең сум күләмлек сертификат бирелә. Гаиләләргә башка төрле ярдәмнәр дә күрсәтелә.

Бер айлык игезәкләр Ренат абыйлары белән
Бу програмга күрә Бакаевлар гаиләсенә дә берәр төрле ярдәм каралмаганмы дип, мин төрле социаль яклау үзәкләренә мөрәҗәгать итеп карадым. Әмма бар җирдә дә, ярдәм алу өчен гаиләнең азкеремле икәнлеген исбатларга, төрле белешмәләр китерергә куштылар. Балалар өлкәнрәк булса, кичәләргә, концерт-тамашаларга билетлар, җәйге ял үзәкләренә юлламалар бирергә вәгъдә иттеләр.

Моңа каршы Гөлмирә: “Беренчедән, минем ирем эштә. Үзем, белешмәләр җыям дип йөреп, балаларымны ялгыз калдыра алмыйм. Икенчедән, инде ярдәм сорап барасым да килми. Кая барсам да миңа теләнче дип карыйлар кебек тоела. Соңгы вакытта ярдәм үзәкләренә бармый да башладым. Әти-әниләребез, туганнарыбыз исән булсын. Һәм иң әһәмиятлесе – ходай ташламасын”.

Ярдәм артык булмас иде

Шөкер, Бакаевлар гаиләсе бүгенге көндә акчасызлыктан аптырап яшәми. Әти кеше эшләп тора, балаларга социаль ярдәм акчасы килеп тора, әби-бабайлар азык-төлек белән ярдәм итеп торалар. Әмма балалар тиз үсә, аларга кием-салым да, витаминлы ризыклар да, бала арбалары, урындык-өстәлләр, ятаклар кебек күптөрле әйберләр сатып алырга кирәк.

Хәзер нәниләргә 6 ай. Алар инде арбада ятырга теләмиләр, әйләнеп төшәргә генә торалар. “Манеж булса, анда уйнап утырырлар иде. Ә боларның барсына да акча кирәк,” ди Гөлмирә.

Бәлки “Азатлыкны” тыңлаучыларның, яки укучыларның бу гаиләгә ярдәм итәсе килер. Андыйлар Бакаевларга өй телефоны аша шалтыратып, бәйләнешкә керә ала. Бакаевлар телефоны: +7(3812) 56-25-31.

Акча күчерү өчен мәгълүматны “Азатлык” радиосы редакциясеннән дә алырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG