Икенче яктан, ул көчләрнең үз гамәлләрен ничек аңлатуын белү дә кызык. Исрафилова тирәсендәге гаугага мөнәсәбәтен ачыклар өчен «Азатлык» Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте активисты Екатерина Беляевага мөрәҗәгать итте. Беляева баштан телефоннан сөйләшүне кире какты, аралашу «В Контакте» челтәрендә барды. Соңрак исә урыс активисты сорауларга җавап бирүдән гомумән баш тартты, үзенең интернет сәхифәләрендә элегрәк язып калдырган фикерләрен укырга тәкъдим итте.
[14 июнь 2011]
«Азатлык»: Екатерина, хәерле көн! Сезгә ничек шалтыратырга мөмкин?
[15 июнь 2011]
Екатерина Беляева: Хәерле көн! Соңгы вакыйгалар сәбәпле мин бөтен кешегә дә телефонымны бирмим. Нинди темага сөйләшәсегез килгән иде? Әгәр сорауларыгыз Эльмира Исрафилованың соңгы пикетта әйткән сүзләре уңаеннан икән, әлеге сәхифәдә язышып аңлатмалар бирә алам. Аңлавыгыз өчен рәхмәт.
«Азатлык»: Мәгълүмат чаралары язганча, Татарстан парламенты янындагы чыгышлар һәм анда әйтелгән фикерләр зур кайтаваз уятты. Бу хакта сезнең карашларны да белергә теләр идек. Сез үзегез шәхсән Исрафиловага карата шикаять яздыгызмы? Канун бозуны нәрсәдә күрәсез?
Екатерина Беляева: Эчке эшләр министрлыгының Казан полициясе бүлегенә шул ук көнне гариза бирелде.
[16 июнь 2011]
Екатерина Беляева: Мин бернинди җәзасыз беркемнең дә башка берәүне, йә тулаем бер халыкны оккупациядә, икенче бер халыкны яулап алуга катнашуда гаепләп мыскыл итәргә хокукы юк дип саныйм. Әгәр сезгә күршегез килеп «бу фатирдан китегез, бар бу күпкатлы йортны минем бабам төзегән» дисә, сезнең реакциягез ничек булыр иде?
«Азатлык»: Нигә Сез һәм сезнең фикердәшләрегез «оккупант» дигән сүзне мыскыллау дип саный? Бу сүздә аны әйтүчене җавапка тартырдай нәрсә бар соң?
[17 июнь 2011]
Екатерина Беляева: Өченче сорауны алгач, мин ике арада конструктив сөйләшү булмаячагын аңладым. Сез безнең әйткәнне ишетмисез һәм ишетергә дә теләмисез. Сукыр белән телсез сөйләшкән кебек, кичерегез.
Төшенчәләрне аңлатып китү буларак: Оккупация – бер дәүләтнең үзенеке булмаган җирләрне кораллы көчләр белән яулап алуы. Оккупант - оккупациядә катнашучы кеше. Эльмира фикеренә караганда, без кораллы басып алучылар.
Сезне мондый гаепләү мыскылламый икән, мин моңа гаҗәпләнер идем.
Әгәр сез вазгыятьнең асылын риясыз аңларга һәм безнең нәрсә өчен көрәшкәнне чынлап төшенәсегез килсә, rulang.su-га керергә тәкъдим итәм. Сорауларыгызның бер өлешенә җавапны сез “Ачык хат” проектында да таба аласыз. Мин андый сорауларга җавапны анда үз исемем белән бирдем.
«Азатлык»: Татарстан татарларның тарихи ватаны һәм үз мәдәниятын, үз телен тәрәккый итә торган, аларны тормышның бөтен тармакларында да үстерү өчен шартлар тудыра алырлык бердәнбер урыны булып тора. Озак еллар шул җирдә яшәп тә, җирле телне өйрәнүне кирәк санамаган һәм ул телдә сөйләшмәгән кешене Сез үзегез ничек атар идегез?
[җавап бирелмәде]
«Азатлык»: Гомумән, Казандагы урыс мәдәнияты җәмгыяте активистларының татар теленә каршы эшчәнлеге, һәм аерым алганда, Исрафилованы эзәрлекләү Татарстандагы милләтара тотрыклылыкны бозуга бер этәргеч булып тора ала. Шәхсән Сез шушы мөмкин тотрыксызлыкның йөзе булырга әзерме?
[җавап бирелмәде]
«Азатлык»: Сез ничек уйлыйсыз, көрәшегезнең максаты бераз башка яккарак авышмаганмы, гомумән, укытуның (татарча да һәм урысча да) сыйфатын арттырырга тырышу урынына Сез һәм фикердәшләрегез татар телен укытуга каршы гына көрәшәсез, ә бу исә кайбер татарларда оккупантлар һәм колонизаторларга тиңләүгә сәбәп була?
[җавап бирелмәде]
«Азатлык»: Сез, БДИ нәтиҗәләре буенча, Татарстандагы чыгарылыш укучыларының урыс теле белемнәре бөтен Русия белән чагыштырганда югары булуын ничек бәялисез?
[җавап бирелмәде]
* * * *
Екатерина Беляева белән әңгәмә «В Контакте» сәхифәсендә ничек барды – шулай бирелде. Ул урысча алып барылды. Редакцияләү әңгәмәдә әйтелгән фикерләргә хилафлык китермәслек итеп кенә ясалды.