Болгар җыенына инде кичен үк килеп кунучылар быел махсус чатырлар шәһәрчегендә кунды. Мәккәгә таба юнәлтелеп ясалган чатырларда барлыгы 2000 кешелек урын ясалган.
Шәһәрчектә сулар үткәрелгән, ял итү, ашау урыннары да әзерләнгән. Бер кешегә төн кунып чыгу исә 300 сумга төшә.
Инде җыен алдыннан бирегә килеп кунучылар да күп булган. Алар арасында туристлар да, махсус гыйбадәт кылырга килүчеләр дә бар. Чатырлар шәһәрчеге исә җәй буе эшләячәк.
Җыенга Русиянең төрле төбәкләреннән килгән бик күп татарлар җыелган иде. Төбәкләрдә татарлар тормышы да бүгенгә төрлечә. Мәсәлән, Вологда өлкәсеннән килгән Равил хәзрәт Мостафин өлкәдә яшьләр телне белми, әлегә кадәр Сабан туйлары да уздырылмый, ди:
“Әти-әниләре татар теленә өйрәтми яшьләрне. Әти-әниләре – Советлар Берлегендә үскән кешеләр. Менә Татарстанда да татар мәктәпләрен яба башладылар бит. Ә бездә татар мәктәбе булмаган да. Татар бәйрәмнәре дә юк, Сабан туена акча кирәк”.
Рязань өлкәсеннән килгән Ринат хәзрәт Алиев сөйләвенчә, өлкәдә бүген биш меңләп татар яши. Чиста татар теле сакланмаса да, мишәр диалектында сөйләшүчеләр бар, ди ул. Рязань өлкәсендә татарлар исә, иганәчеләр табып, милли бәйрәмнәрне дә үткәреп килә:
“Кызганычка каршы, Рязань өлкәсендә татарлар бик күп түгел. Без барыбыз да урыслашып беттек анда. Татарча да монда гына килгәч сөйләшәбез. Иганәчеләр табып, Сабан туйларын уздырып киләбез. Казаннан артистлар чакырабыз”, дип сөйләде ул.
Әстерхан өлкәсендә дә иң зур проблем булып, яшьләрнең телне белмәве тора. Әстерхан өлкәсенең Ахтубинск шәһәреннән килгән Руслан Солтангалиев милли рухны күтәру өчен Татарстан белән элемтәне тагын да ныгытырга иде, ди.
"Артистлар концерт програмнары белән күбрәк килсен, телевидениедән дә турыдан-туры сөйләшүләр үткәрелсә иде", ди Солтангалиев.