Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төйлегән тарихында беренче мәчет төзеләчәк


Мөселманнар төзеләчәк мәчет сурәтен карыйлар
Мөселманнар төзеләчәк мәчет сурәтен карыйлар

Оренбур өлкәсендә тагын бер Аллаһ йорты артачак. Рамазан ае алдыннан Төйлегән район үзәгендә төзеләчәк мәчет урынында беренче таш салу тантанасы үтте.


Бистә исеме башкорт теленнән кош исеменнән алынган. Төйлегән районында 6%ка якын татар, 4% казакъ, 10%тан артык башкорт яши. Шулай итеп, 20%тан артык мөселман халкына барлыгы бер мәчет һәм ике дини йорт туры килә. Мөселманнарның карары шундый була: район үзәгендә гыйбадәтханә төзелергә тиеш.

Вәлиулла Дәминов Төйлегән районының дини оешма рәисе мәчет хакында болай дип сөйләде:

Вәлиулла Дәминов һәм Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
“Киңлеге 12 метр, озынлыгы 23 метр, манараның биеклеге 29 метр. Бүгенге көнне без күптән зарыгып көттек. Ниһаять, эш башланды”.

Төйлегән бистәсендә 2009 елны тулай торакта мөселманнар өчен бер бүлмә бирәләр. Хәзерге көнгәчә әлеге бүлмәдә барлык дини укулар белән намаз-бәйрәмнәр үтә. Шулай да бу бүлмә гыйбадәтханә вазифасын үти алмый.

Мәчет төзү өчен бүленеп бирелгән җир бистә үзәгендә урнашкан. Гыйбадәтханә урынына беренче таш салу тантанасында төрле дин әһелләре, мөселманнар катнашты.

Таш салуның башыннан ахырына кадәр мөселманнар тәкъбир әйтеп торды, аннан мөселман хатын-кызлары тантанага килүчеләргә хәер таратты.

Таш салу тантанасында
Әлеге бистәнең тарихы узган гасырның 50нче елларыннан башлана, Төйлегәннең барлыкка килүе – бу җирләрдә күмер казылмаларының табылуына бәйле. Совет елларында дини биналарның искеләрен җимерәләр, яңаларын төземиләр.

Хәзер инде киресенчә: күмер чыгарылган урында тынлык, ә мәчет төзелгән җирдә тормыш кайнап тора. Дини биналарга мохтаҗлык күптән бар: берничә ел элек православ чиркәве төзелгән булса, инде быел чират мәчеткә җитте.

Оренбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин районда яшәүче барлык мөселманнарны да бу зур бәйрәм белән котлап, мәчет төзүне тизрәк тәмамлауларын теләде.

Гыйбадәтханә халык көче белән төзеләчәк.Төзелештә ярдәм итәргә теләгән һәрбер кеше үз өлешен кертә ала. Планда – салкыннарга кадәр мәчет нигезен эшләп куярга.
Төйлегән мәчете шундый булачак
XS
SM
MD
LG