Афәрин сезгә, тренер, сез — чын ир кеше
13 ноябрьдә "Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча чыгыш ясаган өчен аны тәнкыйтьләүче журналистларга җавап бирде. "Бу — минем туган телем, алар ничек тәнкыйть белдерә ала?" диде ул.
Узган бер матбугат очрашуында "Спорт-экспресс" журналисты Гатиятуллинның уенны татарча шәрехләве Татарстаннан читтәге аудиториягә тискәре тәэсир итә диде. Мисал итеп ул Ярославльдә журналистлар КХЛга (Континенталь хоккей лигасы) шикаять язарга җыенуын әйтте.
Азатлык Радиосы укучыларының күпчелеге тренерне хуплап "афәрин", "молодец" дип язды.
Озынрак фикер калдыручылар да бар:
"Шаккаткыч, безгә хәзер үз телебездә сөйләшергә дә куркып торырга кирәк микәнни? Әкият ич бу, бигрәк тә Татарстанда. Нинди шикаять язарга мөмкин, аңлый алмыйм. Татар үз телендә сөйләшә, бу җинаятьме? Афәрин сезгә, тренер, сез — чын ир кеше, үз телен, ана телен хөрмәт иткән кеше генә шулай эшли ала".
"Татар теле Татарстанда беренче булырга тиеш, Квебекта француз теле кебек" (Квебек — Канаданың француз телендә сөйләшүче төбәге).
"Бер-ике җөмлә, сүз әйткәннән ни була ди? Сүз болгатырга яратучылар бар инде. Безнең Виктор Козлов (Уфаның "Салават Юлаев" хоккей клубы баш тренеры — ред.) бер-ике башкорт сүзе әйтсә, без бик шат булыр идек".
"Ниһаять, татар тренеры, шәп кеше, бөек татар телен күтәргән, хөрмәт иткән өчен үзенә зур уңышлар, тазалык телим!".
Татар ханнары һәм Сөембикә ханбикәгә һәйкәлләр булырга тиеш Казанда
КФУда император Александр Iгә һәйкәл куелачак. Бу — Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл булачак. Казан университетына нигез салган императорга һәйкәлне университетның төп корпусы каршында, рәсми рәвештә 22 ноябрьдә ачмакчылар. Бу көнне КФУ 220-еллыгын да бәйрәм итә. Һәйкәл ачылышына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан хөкүмәте әгъзалары килер дип көтелә.
Бу яңалык аудиториядә төрле фикерләр уятты. Моңа каршы булучылар да, хуплаучылар да бар:
"Татар ханнары һәм Сөембикә ханбикәгә һәйкәлләр булырга тиеш Казанда".
"Татарның өчпочмагына һәйкәл булсын, ул һәркемгә ярашлы".
"Урыслашып беткән татарга Грозный белән Һитлер һәйкәлләрен куйсалар да, исләре китми. Заслужили, служивые".
"Казан — Русия башкалаларының берсе, Татарстан — Русия төбәкләренең берсе. Яшәсен урыс һәм Татарстан халыкларының какшамас дуслыгы".
"Татарстан һәм Русия гасырлар буена бергә кайнап, канга, сөяккә укмашкан. Путин әйтмешли: "Без — бер гаилә, ә гаиләдә барысы да, талашы да, бәхәсе дә була, сугышка да барып җитәргә була". (Русия президенты Владимир Путин бу сүзләрне Казанда БРИКС җыены вакытында БМО баш секретаре Антониу Гутерриш сүзләренә карата әйтте).
Китаплардан да, яулыктан да, сакалдан да куркалар инде. Аллаһтан һәм кыямәт көненнән куркыгыз, мескеннәр
Бу атнада Башкортстандагы мәктәп мөдиренә "Татарның яшерелгән тарихы" китабын китапханәдә саклау өчен штраф салынуы билгеле булды. Әлеге китапны Татарстан Югары мәхкәмәсе "экстремистик" дип таныган иде. 2 мең сумлык штраф Илеш районы мәхкәмәсе Югары Яркәй авылының 4нче мәктәбе мөдире Светлана Хәкимовага салынды, ул экстремистик материаллар таратуда гаепле дип танылды. Китап мәктәп китапханәсе киштәсендә торган булган.
Әлеге яңалык күпләрнең ачуын чыгарды:
"Китаплардан да, яулыктан да, сакалдан да куркалар инде. Аллаһтан һәм кыямәт көненнән куркыгыз, мескеннәр".
"Бу илдә гомер-гомергә чын тарихны яшерәләр, летописьләрен дә кенәзләр кушканча гына яздырып, гасырлар буе ялган тарих тараталар. Шунысы гына кызганыч: үзләрен мөселманга санаган халыклар, кәферләргә ярыйм дип, үз кардәшләре белән көрәшә. Чөнки иман түбән, гыйлем юк. Ә сез "нигә ул дин" дисез. Динсез кеше ярларны күрми".
"Ильин белән Дугин китапларын тыйсыннар" (урыс фәлсәфәчеләре Иван Ильин һәм Александр Дугин).
Шул ук вакытта бу китапны тыюны дөрес дип табучылар да бар:
"Укыган бар ул китапны, анда язылганнар чын була алмый, күбесе миф һәм уйлап чыгарылган. Экстремизмга чынлап та өнди. Шуңа күрә бу карар дөрес".
"Татарстан Югары мәхкәмәсе тыеп дөрес эшли, бигрәк тә Башкортстанда андый татар экстремистик китаплар һәм оешмалар катгый тыелырга тиеш. Бу инде татарларга баш күтәрүгә юл куймаячак".
Бу кешеләргә җавап бирүче дә табылды:
"Юкны сөйләмәгез инде. Дөрес тарихны белергә кирәк, гел ялган тыңлап, нәрсә кушсалар, шуны эшләп яшәргәмени, фикерләп карагыз, акылыгыз булса!".
Медаль алыр өчен нәрсәгә генә бармый хәзер татар
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыена. Бу хакта театрның баш режиссеры Ренат Әюпов белдерде.
— Хәзер шундый чор, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә бездән "СВО"га (махсус хәрби операция — Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын Русиядә шулай атарга кушалар) бәйле спектакль сорыйлар. Бу нәүбәттән бер автор белән сөйләшү бара. Кызыклы мәгънәви спектакль булырга тора, — диде ул.
Әлеге яңалык астында җанлы сөйләшү китте:
"Бу спектакльне чын татарлар карамаячак. Маңкорт татарлар гына карар".
"Тулы заллар булыр әле менә".
"Анысы да дөрес. Дөресен сөйләп кара, бетте баш".
"Медаль алыр өчен нәрсәгә генә бармый хәзер татар. Диннән киткәч, татар бөтенләй ахмак булды".
"Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Үлгән, точно үлгән!"
"Мәгънәсез замана — мәгънәсез сәнгать".
"Ай, бу заман, заман, заман, ник уйныйсың һаман! (Ринат абыйдан мондый әйбер чыгарга мөмкин, артистлар риза булыр микән?)"
"Башлы рижисюр".
Бу атнада безнең YouTube-каналда 1989 елгы Казан турында видео да чыкты. Ул — "Татарстан һәм татарлар: 1989" фильмыннан өзек.
Кемдер шул вакыттагы Казанны сагына, кемдер хәзер әйбәтрәк ди.
"Миңа элекке Казан ныграк ошый иде. Хәзер күп нәрсә үзгәрде, әмма җылылык юк".
"Бөтен нәрсә бар иде: май: гадие, шоколад тәмле, ал төсле. Колбасалар төрле. Балык. Барысы да тәмле һәм натураль иде. Кибетләрдә нинди тәмле ис тора иде! Шул исәптән икмәктән дә. Кеше чиратларда торды. Тора инде, чын ризык бит, каян аны бөтен кешегә җиткерәсең. Ә хәзер ашаган әйберебезнең ни тәме, ни исе юк. Химия гына. Табигый ризыкны сирәкләр генә ашый ала. Элек сәламәт буын үсте".
"Ул вакытларда да апа Мәскәүгә командировкага бара иде. Нинди генә тәмле ризыклар алып кайтмый иде. Казанда юк иде".
"Мәскәүне бөтен ил туйдырып торды, ә без колбаса күрмәдек".
"Мин Казанда 1985-1988 елларда яшәдем. Елга порты истә калган. Студент ашханәләренә йөрергә ярата идем. Әмма бүгенге Казан миңа ныграк ошый".
"1989 ел — ул талоннар белән генә сатылучы ит, колбаса, группировкалар, караңгылык һәм шәһәр үзәгендәге күселәр".
"Нефть бар иде, СССР аны суыртып ала иде, ә Татарстанда хәерчелек хөкем сөрде".
"Татарстан кибетләрендә берни юк иде. Хәзер бөтен нәрсә бар!".
"Куркыныч вакыт иде. Хәер, хәзер дә Казанда яхшырак түгел, бөтен җирдә коррупция".
Болардан тыш Азатлык Радиосының YouTube-каналында акча җитү-җитмәү, татар ирләренең кыюлыгы һәм җебеклеге, АКШтагы сайлаулар турында да актив сөйләштеләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум