Сукыр җырчылар арасында фестивальнең беренчесе моннан ике ел элек узган иде. Ә менә быелгысы катнашучыларның күбрәк булуы, Татарстанның күрше төбәкләреннән килүчеләрнең артуы белән үзгә булгандыр. Тагын бер үзгәлек: урыс кешеләре дә бу фестивальдә бик теләп катнаша башлаган.
“Күрмәүчеләр арасында татар җыры, моңы соңгы вакытта югала башлады. Татарлар өчен чаралар булса да, алар аз, кыска булып чыга. Концертларда татар җыры бер-ике генә яңгырый. Бу күренешне без үзгәртү ягында, шул фикер белән әлеге фестивальне оештырдык.
Бирегә Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Мари Иленнән, Удмуртиядән, Пермь төбәгеннән, Киров өлкәсеннән җырчылар килде. Алар юлга акча табу һәм башка кыенлыкларны җиңгән”, диде Чаллы сукырлар оешмасы рәисе Әнвәр Гәрәев.
Сергей Гармашов Киров өлкәсе Нократ Аланы районыннан килгән.
“Минем әти – урыс, Алматыныкы. Әни шушы районның Түбән Шөн авылында туган. Алар заманында Казакъстанда кавышканнар. Моннан 37 ел элек, миңа 1 яшь вакытта Нократ якларына кайттык. Шуннан бирле татар авылында яшим.
Татар теле минем өчен – икенче туган тел. Баштарак сәхнәгә гитара күтәреп чыгып, урыс җырларын башкардым. Моннан ике ел элек “Чулман дулкыннары” фестивалендә катнаштым. Бу миңа татар җырларына күчәргә этәргеч бирде.
Соңгы ике елда татар җырлары белән унлаган концертта катнаштым, менә тагын Чаллыга килүемә бик шатмын”, дип сөенә Сергей Гармашов.
Мари Иленең Волжск шәһәреннән килгән Айрат Гарифуллин фестивальдә “Җомга” һәм “Сандугач керде күңелгә” дигән җырлар башкарды.
“Без Чаллыга бик шатланып килдек. Монда хөрмәт сизәбез. Волжскида татарлар бик матур яши. Башка милләтләргә караганда бер башка югарырак торалар, дисәң дә була. Үзем гаиләм белән 3 бүлмәле фатирда, Идел буеннан ерак түгел генә яшим” дип, туган ягы белән горурлануын яшермәде Айрат.
Чаллының начар күрүчеләр мәктәбендә укучы Екатерина Чигвинцева “Ай былбылым” җыры белән уңыш казанды. Арчадан Илгизәр Хөсәенов, Бөгелмәдән Фәридә Сәгыйтова, Ижаудан Мирхәт Халитов башкарган җырлар да тамашачыга ошады.
Фестивальдә 4 номинациядә алдынгы урыннарны алучыларга дипломнар тапшырылды. Алар арасында Уфадан Лилия Петухова, Пермь төбәге Барда районыннан Гөлчирә Мансурова да бар. Гран-при – 5000 сум акча Чаллыдан Әнвәр Гәрәевкә бирелде.