Татар гармунын дөньяга таныткан Рөстәм Вәлиев шушы көннәрдә үзенең 50 яшен билгеләде. Филармония концертлар залына гармунчыны тәбрикләргә аның дуслары, туганнары - йөзләрчә кеше җыелды. Юбиляр әйтүенчә, заманында Илһам Шакиров белән концертлар куеп йөргәндә, ул татар гармунының абруен күтәрүне үзенә максат итеп куйган. "Гомерем буена моңа омтылдым", ди гармун остасы.