Кечерәк авыл мәктәпләрен ябу чорында Алабайтал мәктәбенең 20 еллык юбилей тантанасын үткәрү – ул иң элек мәктәпнең, авыл халкының яшәеше, татар мохите турында мәгълүмат бирү дигән сүз. Бәйрәм белән котларга дип Оренбурның татар драма театры җитәкчеләре, Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге төбәк оешмасына кергән татар эшмәкәрләре, татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары килде.
Бу көнне һәр сабый игътибар үзәгендә булды, чөнки әлеге мәктәпкә кушылып төзелгән бинада балалар бакчасы эшләп килә. Монда туган якка мәхәббәт кече яшьтән тәрбияләнә.
Әлеге мәктәпкә күчкәнче балалар авылдан читтә, укучылар гомеренә куркыныч тудырган федераль юл буенда, халык белән киңәшми төзелгән ике катлы бинада укырга мәҗбүр булалар. 20 ел элек әлеге яңа бина совет чорының “төзәтелгән” хатасы буларак сафка баса. “Авыл тарихында барлыгы өч мәктәп була, алар төрле чорларда эшли”, дип сөйләде Алабайтал мәктәбе мөдире Илдус Әхмәтҗанов.
1960нчы елларда, башка мәктәпләрдәге кебек, Алабайтал мәктәбендә дә татар теле укытылмый башлый. Булган әйберне юкка чыгару җиңел, ә соңрак аны кире кайтару кыенлыклар тудырган кебек, татар телен кире мәктәпкә кайтару өчен ярты гасыр тирәсе вакыт кирәк була. 20 ел элек ачылган яңа мәктәп програмында татар теле дәресләре бөтенләй каралмый. Соңгы елларда гына татар теле дәресләре факультатив рәвешендә, аннан, фән буларак укытыла башлый.
Көн тәртибендә Алабайтал мәктәбенең беренче сыйныфында уку дәресе иде, балалар кулында Әлифба китабы. Балалар үз авылларында нинди кошларның, хайваннарның булуы турында туган телләрендә дөрес итеп сөйләргә тырышты. Ә укытучылары Лина Әхмәметова балаларның татар телен камилләштерүдә ярдәм итте.
Бу юнәлештә Татарстанның да йогынтысы зур: укытучылар Казанда белемнәрен камилләштерә, татар телендә китаплар кайтарыла. Мәктәпнең юбилей кичәсендә балалар башкарган җыр һәм биюләр дә мәктәпнең милли юнәлеш алуның нәтиҗәсе.
“Шәһәрдән йөз чакрым ераклыкта яшәүләренә карамастан, авыл халкы һәм укучылары татар театрының һәр премьерасы белән диярлек танышып бара”, дип сөйләде Оренбур татар драма театрының мөдир урынбасары Флёра Әлимгулова.
Авылның беренче мәктәбе булып озак еллар мәчет бинасы хезмәт итә. Соңгы елларда ул яңадан мәчет итеп абыйлы-энеле Хөсәен һәм Мөхтәр Хәсәновлар тырышлыгы белән төзекләндерелә.Эшмәкәр Мөхтәр Хәсәнов заманында үзе дә бу мәктәптә белем ала.
Шунысы да үзенчәлекле: киләсе елда 260 еллык тарихын билгеләп үтәчәк Алабайталның үз гербы бар, авылның тарихы турында китап та бастырырга әзерләнәләр.
“Бу китапта авылның тарихы: репрессия еллары һәм авылның хәзерге яшәешенә зур урын бирелгән”, дип сөйләде озак еллар дәверендә әлеге мәгълүматларны туплаучы тарихчы Рәйфә Хәсәнова
400ләп халкы, мәктәбендә 30га якын укучысы, дистәдән артык балалар бакчасына йөрүче сабыйлары булган, Җаек буйларының уң якларындагы хәрби чик буйларын саклар өчен оешкан казак гаскәрләрендә хезмәт иткән Алабайтал авылы халкы бүген дә үз татарлыгын саклар өчен күп эшләр башкара.