Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа Яңа елны каршыларга әзерләнә


Башкортстанда Яңа 2012 елны каршы алуга әзерлек башланды. Төрле оешмаларда, ширкәтләрдә быелгы елга йомгаклар ясала. Шулай ук халык өчен бәйрәм чаралары әзерләнә.


Яңа ел бәйрәмнәре җитүе хәзер үк сизелә инде. Гаиләләр бәйрәм табынына дип зур кибетләрдән азык-төлек, балаларына һәм туганнарына бүләкләр алу белән мәшгуль. Шәһәрләр, районнар үзәкләре мәйданнарында чыршылар бизәлә. Уфаның һәр районындагы зур мәйданнарда да Кыш бабай белән Карсылу шәһәрчекләре төзелә. Ә Уфа шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда теләгән һәр кеше тимераякта, акча түләмичә, ягъни бушлай шуа алырлык шугалак корыла башлады. Әле анда боз катырыла. Киләсе атнада анда ут та үткәрелеп бетәчәк һәм көндез дә, төнлә дә шуарга мөмкин булачак.

Уфа шәһәре башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырып, алда торган мәдәни программалар хакында мәгълүматлар бирде. “Бәйрәм чаралары алдагы атна башында ук башланып гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк”, ди Сынтимер әфәнде.

Сынтимер Баязитов
Сынтимер Баязитов
​Сынтимер Баязитов әйтүенчә, башкаланың төрле сәнгать оешмалары да елның төп бәйрәменә җентекле әзерләнә. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт филармониясе дә яңа елны каршы алганда, үз тамашачыларына бәйрәм рухын бүләк итә. Бу көннәрдә данлыклы мәдәният учагында милли җыр-моң сөючеләр өчен әллә күпме тамашалар булачак.

Башкортстан дәүләт филармониясе артистлары тамашачыларга “Яңа ел белән” исемле искиткеч матур кичә тәкъдим итә. “Зәңгәр утлар” традициясендә үтәчәк бу тамашада күптән таныш хитлар белән бергә өр-яңа җырлар да яңгыраячак. Шулай ук дәртле биюләр, уен-көлке һәм Кыш бабай белән Карсылуның бүләкләре дә була. Яңа ел тамашасында күренекле татар һәм башкорт җырчылары катнаша. Алдагы көннәрдә танылган сәнгать осталары башка төрле мәдәни чараларда да катнашып, бәйрәм кәефен тагын да күтәрәчәк.
XS
SM
MD
LG