Әле алдагы көнне генә бер төркем мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге Болгарга канатлы барс сынын куюга протест белдереп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул иткән булса, инде бүген һәйкәлгә яклау белдереп икенче төркем татар җәмәгатьчелеге президент һәм дәүләт киңәшчесенә ачык хат язды.
Хатны әзерләүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Искәндәр Әхмәдов әйтүенчә, чыннан да дини урында әлеге сынны урнаштыру урынсыз, әмма Шәймиев һәм Миңнеханов бу карарларын үзгәртеп, аны күчерү турында килешкәч тә, сынга каршы булучылар барыбер фикерләреннән кире кайтмый.
“Алар авторны тәнкыйтьли. Имеш Намдаков бурят, монгол, шайтани сынны булдыручы дип язалар комментарийларда. Бу һич тә чынбарлыкка туры килми. Зур шәһәрләрдә Намдаков һәйкәлләре урнаштырылган. Белүемчә, 14 апрельдә Лондонда ул ясалган Чыңгызхан һәйкәле куелачак. Анда беркем дә бу һәйкәлгә каршы чыкмый”, ди ул.
Әхмәдов фикеренчә, Алтын Урта чоры турында дәшмичә утыру гаделсезлек, шуңа халыкка ул чорны да күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта ул әлеге һәйкәлне куяр алдыннан җәмәгатьчелек белән фикер алышу кирәклеге турында килешә, чөнки “Яңарыш” фонды акчаны халыктан да җыйды.
“Хәзер ике төрле фикер хөкем сөрә. Беренчесе – аны дини булмаган урында куярга, икенчесе – аны бөтенләй куймаска. Бәхәсләр барыбер булачак. Шәймиев һәм Миңнеханов урта позицияне алып дөрес эшләде. Без дини булмаган дәүләттә яшибез һәм мин мөселман булып дөньяви дәүләттә яшисем килә. Татарстан Конституциясендә республика дини булмаган дөньяви дәүләт дип язылган”, ди Искәндәр.
Аның белән ачык хатны имзалаган язучы, шагыйрь Илфак Шиһапов та килешә.
“Мин сынга каршы булган кешеләрнең мантыйгын һич кенә дә аңламыйм, чөнки аларча уйлый башласаң Кирмән каршындагы Муса Җәлил һәйкәлен дә, Тукайныкын да, авылларда мәчет янындагы Ватан сугышында вафат булганнарның да һәйкәлен җимерергә кирәк. Аннары алар сынны бурят кешесе ясаган ди, безнең Җәлил һәйкәлен дә урыс белән яһүд ясаган”, ди ул.
Шиһапов фикеренчә, бу сын – югары сәнгать әсәре.
“Мескен кыяфәтле дә түгел. Кемгәдер түбәтәй ошый, кемгәдер мескен образ ошый. Татарның асрауга алган кызларның алъяпкычын, түбәтәйле кучер киемен татар киеме дип әйтәләр. Ә бу энергетикалы, бөтен дөньяда танылган сынчының көчле сыннарының берсе аларны куркыта. Аңа каршы булучылар ул тояклы дип ялган язалар. Сынның үзен күргән кеше дә юк. Аның тоягы юк, ул нормаль аяклы барс. Тоягы югын белгәч алар аны ислам белән бәйли башлады. Кемнәрдер үз амбицияләрен туендыру өчен бу акциядә катнаша. Мине беркем дә хакимияткә лояль булган өчен моны эшли дип әйтә алмый. Шундый сын Татарстанда куелса, без аның белән горурланып торачакбыз”, ди Шиһапов.