Тукай һәйкәле янына килүчеләр чыгыш ясауны максат итеп куймаган иде, шунлыктан, бирегә җыелучылар татар телен яклап язылган шигарләрне күп итеп алып килгән. Азатлык хәбәрчесе чарага килүчеләрнең таләпләре белән кызыксынды.
“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин түбәндәге фикерләрен җиткерде:
“Бүгенге максатыбыз – татар теле торышына җәмәгатьчелек фикерен юнәлтү. Миңа билгеле булганча, бүген Казанда бер генә татар мәктәбе калды. Татарлар сан ягыннан Русиядә икенче урында дисәләр дә, безнең тулы күләмле телевидениебез юк. Русиядә милләтләр тормышын яктырткан 20-30 телевидение булырга тиеш. Шул исәптән мари, удмурт, чуаш телләрендә. Татарның Русия дәрәҗәсендә газеты да булырга тиеш. Ул бар төбәккә таралсын иде. Югары белем бирүче уку йортлары турында әйтеп торасы да юк. Татар теленә ихтыяҗ күрәләтә бетеп бара. Без шанлы халык, моның белән риза булырга ярамый”.
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов яшьләр оешмасы рәисе белән тулысынча килешүен белдереп, соңгы 2-3 елда гына 200гә якын татар мәктәпләре ябылуын, татар матбугатының Путинны, Шәймиевны, Миңнехановны мактауларын әйтеп узды. “Бездә сарык-дуңгыз үрчетәбез, дигән рәвешне тасвирлап, коммунизмда яшибез, дигән фикер алга сөрелә. Милли тормыш, динебез, тарихыбыз нинди хәлдә булуы хакында эндәшмиләр”, диде Рәфис әфәнде.
Бирегә килгән “Азатлык” яшьләр берлегенең Чаллы бүлеге, Башкортстандагы Октябрски шәһәре бүлеге рәисләре Илмир Салих, Илдар Насыйпов та шушы фикерләргә аваздаш сүзләрен әйттеләр. Илдар Насыйпов, Башкортстанда татар теле ике яклы һөҗүмгә дучар һәм шуның нәтиҗәсендә хәлләр тагын да аяныч, дип ассызыклады.
Күптән түгел хөкем ителгән Зиннур Әһлиуллин да Тукай һәйкәле янына килгән иде. Мәхкәмә карары белән аңа бер ел дәвамында сәяси чараларда катнашу тыелган, шул сәбәпле ул безгә үз фикерен әйтә алмады.