Ниһаять, Башкортстан инвалидлар җәмгыяте тирәсендә берничә ел дәвамында барган җәнҗалга нокта куелды булса кирәк. Инвалидларның элекке рәис Ринат Маннуровка карата күпсанлы шикаятьләргә республика хакимиятләре дә игътибар итми булдыра алмады. Ринат Маннуровны күпсанлы мутлашуларда, үзләренә караган биналарны һәм бүлмәләрне куллануга биреп, акча үзләштерүләрдә гаеплиләр иде. Әлеге мутлыклары тикшерелеп, хәзер аның эше мәхкәмәгә тапшырылган.
Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлегенең бер төркем әгъзалары быел 14 майда ачлык игълан иткән иде. Алар байтак таләпләр куйды. Иң төп таләп – инвалидлар җәмгыяте Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ринат Маннуровны һәм аның урынбасары Андрей Свешниковны эшеннән бушату иде. Инвалидлар аларны төрле кырын гамәлләрдә гаепли.
Аларның сүзләренчә, Ринат Маннуров гаебе белән бер ел инде хезмәт хакы ала алмыйлар. Шулай ук Мәскәүдән бүленүче ярдәм акчалары да каядыр китеп югала дип белдерә алар. Ачлык игълан итүчеләр, барлык мутлашуларны да ачыклау өчен, инвалидлар җәмгыятендә 2006 елдан башлап финанс-хуҗалык эшчәнлегенә аудитор тикшерүе үткәрүне дә таләп итә.
Соңгы елларда Ринат Маннуровка карата дәгъвалар әледән-әле кубып тора. Йә аны үзләре биләгән биналарны һәм бүлмәләрне канунсыз төстә арендага биреп акча үзләштерүдә, йә башка төрле шикле гамәлләрдә гаепләп торалар. Хәзер инде мәхкәмә аның кырын гамәлләренә тиешле бәя бирер.
Инвалидларның хисап-сайлау җыенында Башкортстан халыкны хезмәт белән тәэмин итү министры Ленара Иванова да катнашты. Аның сүзләренчә, соңгы елларда инвалидлар җәмгыяте үз-үзенә генә бикләнеп яшәде. Хәзер яңа җитәкчелек белән үзара тыгыз бәйләнешләр урнаштыру лазым, ди ул.