Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов: "Райондагы бөтен мәктәпләр белән дә эшләдем"


Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховка министр портфеле тапшыра
Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховка министр портфеле тапшыра

Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп куелган Энгел Фәттахов Азатлык радиосына Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә мәктәпләрдәге хәлләр белән яхшы таныш булуын белдерде.

Альберт Гыйлметдинов киткәннән соң 11 көн дәвамында буш торган мәгариф һәм фән министры урынына моңа кадәр Актаныш башлыгы булып эшләгән Энгел Фәттахов куелды. Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков мәгариф министрлыгында үткән киңәшмәдә яңа җитәкченең укытучы гаиләсеннән булуын һәм шуңа күрә бу эшнең нечкәлекләрен белүен дә әйтте.

Фәттахов бу тәкъдим итү чарасыннан соң Азатлык радиосына район җитәкчесе булып эшләгән вакытта үзләрендәге мәктәпләрнең хәле белән яхшы таныш булуын белдерде. “Район - кечкенә генә бер дәүләт бит ул, мәктәпләр белән бергә эшләргә туры килде, бөтен мәктәпләрне дә йөреп чыкмыйча да булмый”, диде Фәттахов.

Мәгариф министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова да яңа җитәкченең авыл мәктәпләренең көн-күрешен дә, аларның проблемнарын да яхшы белүен әйтә. “Республикадагы мәктәпләрнең яртысы авылларда һәм күпчелеге татар мәктәпләре булса да, элекке министр аларның хәле белән якыннан танышуга артык игътибар биреп тормаган иде”, ди Мөхәммәтова.

Актанышта зирәк балалар өчен ачылган гимназиядә очрашу. Энгел Фәттахов (с) һәм Ринат Закиров. 19 сентябрь 2012
Актанышта зирәк балалар өчен ачылган гимназиядә очрашу. Энгел Фәттахов (с) һәм Ринат Закиров. 19 сентябрь 2012
Актанышта зирәк татар балалар өчен һуманитар юнәлештәге гимназия-интернат ачылуда да Фәттаховның өлеше зур булуын белдерә Мөхәммәтова. Бу гимназия 2011 елда эшли башлады. Анда уку өчен балалар имтихан биреп керә. Гимназия Татарстан югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә. Шулай ук дәүләт шурасы депутатлары да монда килеп дәресләр бирә.

Альберт Гыйлметдинов министр булган вакытта рус шовинистларының татар теленә һөҗүме көчәйде. Әмма Гыйлметдинов, үз сүзендә нык торып, республикада ике дәүләт теленең дә тигез укытылырга тиешлеген катгый рәвештә әйтеп килде. Азатлык радиосы Фәттаховтан да, татар телен саклап калуда эшне дәвам итәргә җыенасызмы, дип сорады.

Министр үзенең бу вазифага яңа гына керешкәнлектән әлегә нинди дә булса фикер әйтү иртәрәк икәнен белдерде. “Эш барышында очрашырбыз да, сөйләшербез дә”, диде Фәттахов.

Энгел Фәттахов 1961 елда Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Төп белгечлеге – инженер механик. Актаныштагы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли. Аннан соң Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елдан бүгенгә кадәр Актаныш районы җитәкчесе булып эшләде.

2009 елның 17 мартыннан бирле мәгариф министры булып эшләгән Альберт Гыйлметдинов Татарстан президенты карары белән 20 сентябрьдә вазифасыннан китте. Хәзер ул КАИ-Казан милли тикшеренү техника университетында ректор вазифасын башкара.
XS
SM
MD
LG