23 май көнне ачылачак бу күргәзмә дүрт өлештән тора. "Нуриевның биюе: бүгенге көн күзлегеннән" дип аталган бүлектә яшь рәссамнарның биючене ясаган плакатлары урын алган. Шулай ук Нуриевның "Корсар" балетында Али образын тасвирлаган сыннар да куелган.
"Язмыш" бүлеге Рудольф Нуриевның тормыш юлын чагылдырган фото-рәсемнәрдән тора. "Биюнең сыгылмалыгы" бүлегенә Нуриев башкарган иң катлаулы партияләрне тарихка теркәп калган фотолар эленгән. Лондонның Ковтен-Гарден театры биючесе Марго Фонтейн Рудольф Нуриев турында: "Ул биюче түгел, ул үзе бию кебек", дигән иде.
"Бөек дуэтлар" бүлегендә Нуриев белән Марго Фронтейн, Ивет Шовире, Наталья Дудинская башкарган дуэтларның рәсемнәре урын ала. Сәнгать белгечләре Нуриев балетны үзгәртте, әгәр элегрәк ир биючеләр дуэт вакытында арткы пландарак булса, Нуриев сәхнәгә килгәч балерина кебек үк алгы планга чыкты, дип бәяләде.
Шулай ук бу күргәзмәдә Нуриев "Щелкунчик"та киеп биегән костюм да күрсәтеләчәк. Бу экспонат хәзер Петербурдагы театр һәм музыка сәнгате музеенда саклана.
Күргәзмәдә дөньяда "оча торган татар" дип бәяләнгән биюче башкарган әсәрләрнең видео язмалары да күрсәтелә.
Бу күргәзмә моңа кадәр Нуриев исеме белән бәйләнгән Италиянең Капри утравында, Петербурдагы Мария театрында һәм Мәскәүдә күрсәтелде инде.
Казанда бу күргәзмә Нуриев исемендәге халыкара классик бию фестивале барган көннәрдә эшли.
Нуриев үзе Казанда 1992 елда булды. Ул вакытта мәшһүр биюче “Щелкунчик” балетына дирижерлык иткән иде.
“Дөньядагы бөтен татарлар арасында иң зур дан казанган башка татар юк. Нуриев Казанда һәйкәлгә лаек шәхес. Бу һәйкәлнең өлгесе дә әзер инде”, дигән иде узган ел Азатлыкка Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.