Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Габдрафыйков: "Мортаза Рәхимов татарга һаман тискәре карашта"


Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев башкорт корылтае көннәрендә. Уфа, 14 июнь 2002
Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев башкорт корылтае көннәрендә. Уфа, 14 июнь 2002

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның шау-шу тудырган әңгәмәсе уңаеннан Уфадагы галим Илдар Габдрафыйков Азатлыкка үз фикерләрен җиткерде.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның 80 яшьлек юбилее алдыннан гына "Лента.ру" интернет сәхифәсенә биргән әңгәмәсе Башкортстан татарлары арасында һаман да кызу тикшерү үзәгендә. Моңа сәбәп – Рәхимов әфәнденең Башкортстанда татарлаштыру сәясәте бара, дигән фикере дә, башка капма-каршылыклы раслаулары да.

Уфадагы билгеле галим, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Азатлык радиосына шушы әңгәмә уңаеннан үз фикерләрен җиткерде.

“Бу әңгәмә Мортаза Рәхимов тарафыннан әйтелгән әллә күпме капма-каршылыклы фикерләр белән тулы. Иң беренчесе – элекке президентның “Башкортстанда татарлаштыру сәясәте бара” дип әйтүе. Бу чын-чынлап яла ягу. Республикада элекке хакимиятләр калдырган милли сәясәт һаман да дәвам итә. Сүз дә юк, соңгы өч елда татарларны кысу шактый кимеде. Әмма шул ук вакытта татарлаштыру бара диюгә һичнинди дә нигезлек юк!”

Танылган галим әйтүенчә, Рөстәм Хәмитов милли мәсьәләгә бөтенләй кысылмый. “Ул үзен “мин башкорт” дип әйтте Уфага кайтуга ук. Шул ук вакытта ул урыс һәм башкорт милли оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрде, ә татар җәмәгатьчелек үзәкләре җитәкчеләре һәм актив әгъзалары белән очрашуны кирәксенмәде. Әмма Мортаза Рәхимов бернинди дәлилләр китермичә, республикада татарлаштыру бара дип шәрран яра.”

Габдрафыйков Башкортстанның элекке президенты беренче елларда милли мәсьәләдә уртачыл карашлы булса да, соңрак радикаль башкорт милли хәрәкәте вәкилләре сукмагына төшеп, милләт аеру сәясәтен үткәрә башлады, дип исәпли.

“Мортаза Рәхимов үзе республикага җитәкчелек иткән 20 ел эчендә татарларны башкортлаштыру сәясәтен киң җәелдерүен бик тиз оныткан, – ди Илдар әфәнде. – Йөзләрчә татар мәктәпләре башкортча укытуга күчерелде, яисә аларда татар теле урынына татар укытучылары вата-җимерә башкорт телен укыта башлады.”

“Бу басым татар мәдәниятен дә урап үтмәде, – ди Илдар Габдрафыйков. – Әллә күпме татар җырчылары һәм башка сәнгать әһелләре Казанга күчеп китәргә мәҗбүр булды. Соңгы 20 елда гына да берничә дистә талант иясе Уфада үз ана телендә иҗат итә алмагач Татарстанга барып үз язмышын көйләде.”

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
Илдар әфәнде әйтүенчә, нәкъ менә Рәхимов президентлык иткән елларда башкорт милли оешмалары һәм районнар, шәһәрләр хакимиятләре башкорт халкы санын ясалма ишәйтү тәңгәлендә татарга гына түгел, ә үз милләтенә дә коточкыч зыян салды. “Чөнки татардан ясалма башкорт ясаудан бернинди дә фәтва юк. Ул сөткә су, йә суга сөт кушу кебек була. Һәр милләт үзенең гасырлардан килгән үзенчәлеге белән кадерле”, - ди этносәясәт белгече булган галим.

“Ә инде 2002 елдагы халык исәбен алуда Башкортстанда 250 меңнән артык татар башкорт дип яздырылды. Мондый хөсетлекне онытып буламыни? Ачыктан-ачык ялган белән алып барылган җанисәп нәтиҗәләренә тик 2010 елдагы халык исәбен алуда гына бераз төзәтмәләр кертелде”, - ди Илдар әфәнде.

Мортаза Рәхимов Татарстанга да яла яга, дип исәпли Габдрафыйков. “Мисал өчен, ул әлеге әңгәмәдә Башкортстан гел Русия белән дус булды, ә Татарстан һаман аерылып чыгу җаен карады”, дигәнрәк фикерен әйтә. Әмма бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми, – ди Илдар әфәнде. – Татарстан фәкать илнең чын федераль дәүләт булуын гына тели. Дөрес, Татарстан республикасының Башкортстаннан аермалы буларак, Русия белән шартнамәсе дә яңартылды, башка өстәмә килешүләре дә бар. Әмма бу Татарстанның үзенә лаек дәрәҗәдәге ирекләрен калдыру өчен генә эшләнә”.

Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Мортаза Рәхимовның Башкортстанның әлеге президенты Рөстәм Хәмитов белән аралары җылы түгел.

“80 яшьлек юбилее уңаеннан да рәсми дәрәҗәдә бернинди чаралар да каралмаган иде, – ди Габдрафыйков. - Шуңа күрә дә аның юбилее күләгәдә калды. Ә инде “Лента.ру”да әңгәмә белән ул үзе турында искә төшерү максатын куйган булса кирәк. Ләкин шушы түгәрәк туган көне алдыннан да татар халкына һәм Татарстанга яла ягудан котыла алмаган ул. Бик тә үкенечле хәл бу. Күрәсең татар халкына ниндидер көнчеллек күңеленең түренә үк кереп оялаган һәм аны инде һичбер нәрсә аннан чыгара алмый. Шуңа да карамастан, мин Мортаза әфәндене 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйм. Аңа исәнлек, җан тынычлыгы, киңкүңеллелек телим”.
XS
SM
MD
LG