Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр бәйгесе башланды


Бәйгегә тәкъдим ителгән китаплар
Бәйгегә тәкъдим ителгән китаплар

Башкортстандагы “Берлек” татар иҗтимагый-агарту оешмасы туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар арасында “Халык хәтерен саклап” исемле бәйге игълан итте. Башкортстандагы татар халкының тарихын һәм мәдәниятен киңрәк җәмәгатьчелеккә җиткерү максатын куя ул. Бәйгедә һәвәскәрләр дә, махсус белем алган тарихчылар да катнаша ала.

Башкортстанда бер миллионнан артык татар яши. Байтак районнарда милләттәшләребез күпчелек халыкны тәшкил итә. Соңгы елларда узган тарихыбыз белән кызыксыну махсус белемле тарихчылар арасында гына түгел, ә туган якны өйрәнүче һәвәскәрләр арасында да бермә-бер артты. Авыллар тарихы турында китаплар, шәҗәрәләр җыентыклары әледән-әле нәшер ителеп тора.

Соңгы елларда милли тарихыбыз турында авылларда яшәүче агай-апалар да китаплар нәшер итә башлады. Бик мактаулы эш-гамәл бу. Әмма барлык җыентыклар да камил эшләнгән, төпле тикшеренүләргә нигезләнгән дип әйтеп булмый. Башкортстандагы “Берлек” иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы җитәкчеләре сүзләренчә, бәйгенең максаты – тарихыбызны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру. Оешманың Уфадагы рәисе Рөстәм Гыйлметдинов әйтүенчә, әлеге конкурс Бөтендөнья Татар конгрессы башлангычында үтә.

Рөстәм Гыйлметдинов
Рөстәм Гыйлметдинов
“Бу бәйгене оештыра башлагач, без Башкортстандагы татар тарихын төпле белүче тарихчыларга кытлык булуын аңладык, - ди Рөстәм әфәнде. - Милләт тарихы, туган якның үткәне турында язылган хезмәтләргә анык бәя бирүче белгечләр дә аз. Менә шушы бәйге әзерлекле тарихчыларны барлауга үз өлешен кертер дип өметләнәбез”.

“Берлек” оешмасы Башкарма комитеты рәисе, танылган журналист Халисә Мөхәммәдиева әйтүенчә, Башкортстандагы татар халкы тарихы бик бай. “Бик кызыклы тарихы булган авыллар бихисап. Ә инде күренекле шәхесләребез турында йөзләрчә китап язарлык, - ди Халисә ханым. - Еш кына татар авыллары тарихы турында ялган мәгълүматлар бирү дә күзәтелә. Алар татарлашкан башкорт авыллары дип расланган очраклар күп. Менә шундый хәлдә төпле анализга һәм архив материалларына нигезләнгән хезмәтләр нәшер итү шарт”.

Күренекле эшмәкәр Камил Әбләзов башлангычында булдырылган “Берлек” оешмасы “Халык хәтерен саклап” бәйгесендә катнашучылар хезмәтләрен бәяләү өчен абруйлы жюрины туплаган. Арада профессорлар да, үзләре үк туган якны өйрәнү буенча байтак китаплар язган шәхесләр дә бар. Икътисад фәннәре докторы, профессор, берничә китап авторы Касыйм Йосыпов шуларның берсе.

Касыйм Йосыпов
Касыйм Йосыпов
“Соңгы елларда үз авыллары турында китап язучылар бермә-бер артты. Авторлар арасында төрле кешеләр бар. Кулына каләм тотып бераз гына тикшеренү алып барган, әби-бабайлардан сорашып мәгълүмат җыйганнары да күп. Андый китапларда, билгеле инде, хаталар да китә. Ә инде саллы, дөрес хезмәт язасың килсә, айлар буе дәүләт архивларында да утыру лазем”.

Конкурсның беренче өлешенә байтак кына хезмәтләр кабул ителгән дә инде. Мисал өчен, Уфаның 13нче санлы лицеенда тарих укытучысы булып эшләүче Рамил Әскаров дистәгә якын китабын жюри хөкеменә тапшырган. Барлык җыентыклары да туган ягы Кыйгы районына багышланган.

“Безнең Кыйгы районы бик тә үзенчәлекле. Анда яшәүче татарларның сөйләм теле дә диалектка нигезләнә. Аны башкорт теле белән бутап куючылар да бар. Әмма бу алай түгел, татарлар анда үзләрен саф татар дип таный һәм милләтен хөрмәт итә. Әлбәттә, районыбызда башкортлар һәм руслар да байтак. Мин үз хезмәтләремдә күбрәк үз милләтемә кагылышлы мәгълүматларны туплыйм. Бозылмаган тарихны язарга тырышам”, - ди Рамил Әскаров.

“Халык хәтерен саклап” бәйгесе Башкортстан татарлары турындагы хезмәтләрне барлап кына калмас, ә башкаларны да туган як турында хак, дөрес мәгълүматлар туплауга илһамландырыр. Ә Башкортстан шартларында бу үтә дә мөһим”, - ди Рамил әфәнде.

Бәйгенең беренче өлешенә йомгаклар март аенда узачак фәнни конференциядә ясала. Аннан соң ярышманың икенче өлеше башлана. Анда икътисад, этнография, дин тарихы, филология, нәсел-ыру шәҗәрәләре турындагы кулъязмалар кабул ителә һәм тикшерелә.

Туган якны өйрәнүчеләр бәйгесенең икенче өлешенә йомгаклар һәм җиңүчеләрне бүләкләү быел декабрь аенда шулай ук Уфада узачак конференциядә оештырыла.
XS
SM
MD
LG