Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күк бүре" кырымтатарларын яклап чыкты


"Күк бүре" мөрәҗәгатендә чит дәүләтнең Украинаның эчке эшләренә кысылырга хокукы булмавы әйтелә
"Күк бүре" мөрәҗәгатендә чит дәүләтнең Украинаның эчке эшләренә кысылырга хокукы булмавы әйтелә

7 март башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасы Украина һәм Кырымдагы хәлләр уңаеннан мөрәҗәгать кабул итте.

"Күк бүре" оешмасы кабул иткән мөрәҗәгатьтә дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Украинаның мөстәкыйль дәүләт булып танылуы, чит дәүләтнең аның эчке эшләренә кысылырга хокукы булмавы әйтелә. Украина язмышын үз халкы хәл итәргә хокуклы диелә. Мөрәҗәгатьтә Кырымдагы хәлләр уңаеннан шулай диелгән:

“Автоном Кырым республикасының алдагы язмышын аның төп халкы - Кырым татарлары хәл итәргә тиеш. Бу халык борын-борыннан әлеге территориядә яши, шуңа аларның катнашыннан башка бернинди дә сәяси адым ясалырга тиеш түгел. Бүгенге вазгыятькә караганда, Кырым татарлары белән исәпләшмиләр, аларның теләкләре искә алынмый. Без үзебезнең төрки телле туганнарыбызны - Кырым татарларын яклыйбыз һәм аларның теләкләренә каршы сәяси карарлар кабул итүгә каршы булуыбызны белдерәбез”.

Берничә көн элек Башкортстан татар иҗтимагый үзәге дә Кырым татарларын яклап мөрәҗәгать кабул иткән иде. Шулай ук Башкортстан халыклары ассамблеясы да мөрәҗәгать кабул итте. Ләкин ул башка юнәлештә. Анда Киев сәясмәннәренең хакимиятне кулга алуларының канунсыз булуы әйтелгән. Киев урамнарына чыгучылар “фашист идеологиясе тарафдарлары”, “радикал милләтчеләр” дип аталган. Экстремистлыкны, милли бүленешләрне туктатырга чакырылган. Бу документны Урыс соборы, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм республика украиннарының “Кобзарь“ милли-мәдәни үзәкләре имзалаган.

Башкортстанда Кырымга һуманитар ярдәм җыюлар башланды. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов үзенең һәм президент хакимияте хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакларының Кырым халкына ярдәм хисабына күчереләчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG