Конференция төрле тематик чыгышлар белән барды. Мисал өчен, "Мари Иленең социаль структурасында татарларның хәзергесе һәм тарихы", "Туган тел - милли мирас", "Татар авылы: хәзергесе һәм киләчәге", "Шәһәр һәм авыл тормышы шартларында татар мәхәлләләренең барлыкка килүе һәм үсеш тенденцияләре" дигән һәм башка темаларда чыгышлар яңгырады.
Узган айда булып үткән әлеге конференциядә катнашкан галим Дамир Исхаков фикеренчә, бу чара башка конференцияләрдән фәнни ягының бай булуы белән аерылып торган.
"Әлбәттә бу конференциягә күп кенә Казан галимнәренең катнашуы да ямь өстәде. Әмма без монда килгәч мари галимнәренең дә татар тарихы буенча, ике арадагы бәйләнешләр, проблемнар белән шөгыльләнүләрен аңладык. Ясалган чыгышлардан аңлашылганча, марилар татар ягына карап торалар. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Чөнки безнең тарихи элемтәләр бик нык. Бу элемтәләр шактый иске заманнардан бирле килә. Әйтик, Казан ханлыгын урыслар алган вакытта әле татарлар сугышып туктаганнан соң да марилар урысларга каршы сугыш алып баралар. Чөнки аларга Казан ханлыгы кирәк булган", дип белдерде ул.
Чарага Казаннан килеп катнашкан галим Илдус Әмирхан татар милләтен саклап калу өчен милли идарә институтларына кайту кирәклеген белдерде.
"Бүгенге көндә татар милләте нинди булырга тиеш дигән сорауга без әле төгәл генә җавап бирә алмыйбыз. Безнең милли өлгебез юк. Без күп очракта дәүләт кирәк дибез. Әмма бу - бүгенге көндә реаль яктан мөмкин әйбер түгел. Дәүләтне кискәләп ясап булмый. Безгә үзебезнең милли идарә системыбызны мәхәлләләр ярдәмендә яңадан торгызырга кирәк. Мәхәллә - ул мәчет түгел, ул - институт. Татарның кечкенә генә бер дәүләте", дип әйтте ул.
Галим Фәйзелхак Ислаев бүгенге көндә татар телен саклап аны үстерү өчен яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк дип саный.
"Яһүдләр үз ялларында кунакка йөрешергә ярата. Аларның яртысы кунакны кабул итә, яртысы кунакка бара. Менә шунда алар бөтенесен дә үзләренчә эшлиләр. Алар бу көннәрен дога кылу белән башлый, милли ашлары белән сыйлана, бөтен буыннар үз телләрендә аралаша. Бер көн буе алар шулай ял итә. Болай эшләгәндә татар да сакланып кала ала. Кызганыч, татар телен саклау өчен безгә бүгенге көндә татар телендә аралашу җитми. Телне президент кануннары белән генә саклап булмый, аны саклау безнең үзебездән тора", диде ул.
Мари Иле татарлары милли хәрәкәте җитәкчесе Рамай Юлдашев Азатлык сорауларын җаваплап, мондый җыелышның Мари Илендә күптәннән кирәк булуын ассызыклады.
"Милләт ул сәяси, милли аңы булганда гына милләт була. Бу чара белән шушы үзаңны ныгытуны максат итеп куйган идек һәм без үз максатыбызга ирештек", дипде Рамай Юлдашев.