Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар Кытай хакимиятен уйгыр халкын күпләп үтерүдә гаепли


Шәркый Төркестанның сөргендәге хөкүмәте Кытайның Синҗан төбәгендә ураза бәйрәме көнне меңнәрчә уйгырларның үтерелүе уңаеннан белдерү кабул итте.

Бөтендөнья уйгыр конгрессының АКШта сөргендә яшәгән җитәкчесе Рабига Кадыйр Кытайның Синҗан төбәгендә, аерым алганда Яркәнд районында ураза тәмамланганда, ягъни 28 июльдә чыккан бәрелешләрдә 2000ләп уйгырның үтерелүен белдерде.

Кытай дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары башта бары “дистә” кеше генә үлде дисә, соңрак бу санны арттырып, 96 булуын әйтте. Кытай хакимияте әлеге үлемгә китергән бәрелешләрнең уйгыр “бандитларының” полиция бүлекләренә һөҗүменнән соң барлыкка килүен әйтте. Шуның нәтиҗәсендә хакимият “террорчыларның тамырына балта чабу максатыннан кырыс чаралар” күргән икән.

Әмма Кадыйр Бөтендөнья уйгыр конгрессына төбәктән килгән мәгълүматларның Кытай рәсмиләренекеннән нык аерылуын әйтә.

“Ирекле Азия”гә Кадыйр белдерүенчә, гаепсез кешеләрнең һәм шул исәптән хиҗап мәсьәләсендә чыккан бәхәстән соң биш кешелек гаиләнең үтерелүеннән соң, бер төркем уйгырларның полициягә һәм дәүләт оешмаларына юл алуыннан соң бәрелешләр чыккан.

Аның сүзләренчә, полиция протест белдерүче халыкның барысын да атып үтергән һәм аннары өйләргә кереп тә үтереп йөргән.

Кайбер уйгырлар иминлек көчләре гамәлләренә каршылык йөзеннән таяклар белән коралланып дәүләт хезмәткәрләренә һөҗүм иткән.

“Кытай хәрбиләре кичекмәстән ярдәмгә өстәмә полиция вәкилләрен чакырган. Кимендә 2000ләп гаепсез уйгыр Кытай көч структуралары тарафыннан бернинди тәнкыйтьсез юк ителде”, ди Кадыйр.

Әлеге хәл вакытында күпләргә ярдәм сорап кычкыруларны ишетергә туры килгән. Шул кадәр кеше үтерелүдән соң, авылдагы урамнар бушап калган.

Рабига Кадыйр
Рабига Кадыйр

Җирле кытайлар да Кытай җитәкчелегенең корбаннарның санын азайтып күрсәтүен әйтә.

Яркәндтә дә эш алып барган Кашгардагы кытай эшмәкәре бер меңнән артык кешенең үтерелгән булу мөмкинлеген әйтә. Алар арасында ул кытайларның да булуын искә ала.

“Аларның кайберләре җирле уйгырлар иде, шулай ук чит илдән килүчеләр дә бар иде. Бездә бит Пакстанга чыга торган биш чик бар”, ди ул.

Рәсми Синьхуа агентылыгы 95 корбанның 35е тыныч кытайлар, икесе уйгырлар, ә калганнары “террорчылар” иде дип белдерә. Имеш моны Көнчыгыш Төркестан ислам хәрәкте махсус оештырган икән.

Кытай Синҗандагы мөселман уйгырларны даими рәвештә террорчылыкта гаепләп килә, Рамазан аенда мөселман студентларга ураза тоту тыелды. Хәтта студентлар ураза тотмасын өчен ифтар вакытында барлык туклану урыннарын ябу боерык ителгән иде.

Рабига Кадыйр ике меңләп уйгырның үтерелүе хакында дәлилләре барлыгын әйтә. "2 меңләп уйгырның үтерелүе, ә аннары комендант сәгате кертеп икенче һәм өченче көннәрне шул мәетләрдән “чистарту” турында без кешеләрнең тавышларын яздырдык һәм язмача аңлатмаларабыз бар”, диде ул.

Яркәндтәге әлеге хәлләр 2009 елдан соң мөселман уйгырлары белән кытайлар арасындагы бәрелешләрдән соң иң күп корбан китергән бәрелешләр булды. Ул вакытта Өремчедә 200ләп уйгыр үтерелгән иде.

“Бу Кытай иминлек көчләре тарафыннан коралсыз уйгыр халкына каршы булган дәүләт терроры һәм кешелеккә каршы җинаять”, ди Кадыйр.

XS
SM
MD
LG