Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Камаз-мастер" узышчысы Илгизәр Мәрдиев белән хушлаштылар


"Камаз-мастер"ның элекке узышчысы Илгизәр Мәрдиевны соңгы юлга озату чарасы "Камаз-мастер" залында үтте. Мәрдиев мөселманча Чаллы зиратында җирләнде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премер-министр Илдар Халиков гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

56 яшьлек узышчы якшәмбе көнне Боровецкий урманында "Пихта" ял итү урыныннан ерак булмаган җирдә квадрациклда барганда, машинага юл бирәм дигәндә, квадратциклы үлән арасында күренмичә яткан бетон плитага, үзе очып чыгып агачка бәрелә. Мие җәрәһәтләнеп шунда ук вафат була.

Мәрдиев күп тапкыр халыкара раллиларда катнаша, халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. 1975 елда КамАЗда фрезеровщик булып эшли башлый, инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. 1986 елда "Багги" узышларында механик буларак катнаша башлый. 1992 елда ралли-марафон узышларына чыга. 1997 елдан штурман, 2002 елдан пилот була.

2007 елда ул Дакар узышларында икенче урынны ала. 2013 елда аның экипажы дүртенче урынга лаек була.

XS
SM
MD
LG