Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күп корылмалар булдырылды, Милли китапханә генә төзелмәде"


Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт шурасы утырышында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Милли китапханәнең яңа бинасын төзү проблемасын күтәрде. Ул инде 2011 елда ук төзелергә тиеш иде.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасының утырышында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республикада Милли китапханә өчен яңа бина төзү мәсьәләсен күтәрде.

"Татарстан Милли китапханәсенә быел 150 ел тула. Ул Русиянең иң бай һәм борынгы китапханәләренең берсе санала. Аның фондында меңәрләгән тарихи кыйммәткә ия булган китаплар һәм сирәк кулъязмалар бар. Бу рухи байлык тиешле шартлары да булмаган иске биналарда саклана.

Китапханә бинасының таушалу дәрәҗәсе тиешледән сигез тапкырга югарырак. Әлеге китапханәгә яңа бина төзү хакындагы карар да беренче тапкыр моннан ярты гасыр элек, ягъни 1960 елда ук чыгарылган булган. Татарстанда соңгы елларда спорт, мәдәни юнәлештә эш алып баручы корылмалар, банклар, кунакханәләр төзелде, әмма Милли китапханә генә әле дә бинасыз”, диде ул.

Чыннан да соңгы тапкыр Милли китапханә төзү мәсьәләсе моннан берничә ел элек күтәрелгән иде. Ул Казан үзәгендә Мулланур Вахитов һәйкәле янында булачагы әйтелде. Хәтта аның проекты да эшләнде.

“1993 елгы проектыбыз да бар. Ул шәһәрнең архитектура идарәсе тарафыннан эшләнгән иде. 15 елдан артык вакыт үтте, ул проект искерде. Чөнки анда ике миллион данәдә китаплар һәм документлар булырга тиеш иде. Ә бу яңа проектта 5 миллионнан артык каралган”, дигән иде ул чакта китапханә җитәкчесе Наил Камбиев.

Милли китапханә проекты
Милли китапханә проекты

Яңа проектны Нидерланд архитекторы Эрик Ван Эгераат ясаган иде. Дөресрәге аның эше бу яңа китапханә проектлары бәйгесендә отты. Бинаның идеясе ачылган гыйлем китабы һәм аның уртасыннан аккан белем чишмәсен чагылдыра иде. Әлеге рәсем белән ул чакта Русия икътисад министры булган Эльвира Нәбиуллина да мөкиббән киткән иде.

50 мең кв.м мәйданны биләгән бу белем үзәге проектын финанслау 80 млн. булачак дип фаразланды.

Рәсмиләр белдерүенчә, бу бина 2008 елда төзелә башлап 2011 елда тәмам булырга тиеш иде, ләкин икътисади кризиска сылтап ул онытылды.

Шул сәбәпле, Разил Вәлиев бүген утырышта ни сәбәпле китапханә булдыру турындагы элекке карарларның үтәлмәвен ачыклауны сорады.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Вәлиев күтәргән мәсьәләне әзерлексез булу сәбәпле бүген көн тәртибенә кертмәскә, ә депутатның чыгышын Татарстан президенты һәм хөкүмәткә җибәрергә тәкъдим итте.

"Документлар әзер булгач, киләсе утырышларда бу сорауны кабат күтәрергә тәкъдим итәм”, диде ул.

XS
SM
MD
LG