Мемориал” хокук яклау үзәге 4 декабрь көнне Грозныйда һөҗүм оештырган сугышчыларның туганнарының тагын биш йорты сүтелүен әйтте. Шулай итеп хокук яклаучылар сүзләренчә, юк ителгән йортларның саны 15кә җитте.
Гудерместа, аерым алганда Кошкельды, Ишхой-Юрт, Гелдаган, Алпатово авылларында йортларны юк итүдә республиканың көч структуралары катнашкан. Гелдаганда алар авыр техника кулланган һәм йорттан бары тик бер өем чүп калган. Бу хакта “Мемориал” чыгарган пресс-релизда әйтелә.
Сугышчыларның Грозныйга һөҗүменнән соң, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров балаларының гамәлләре өчен ата-аналары җавап бирәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, сугышчыларның гаиләләре Чечнядан куылачак, ә аларның йортлары юк ителәчәк.
Шул ук вакытта 18 декабрьдә журналистлар белән аралашканда Русия президенты Владимир Путин сорауларга җавап биреп? Кадыйров та барлык Русия ватандашлары кебек канунны үтәргә тиешлеген һәм мәхкәмә карар чыгарганчыга кадәр беркемнең дә гаепле дип санала алмавын әйтте.