Русиядә 1 февральдән аракыга бәя төшәчәк. Хәмергә бәяләрне күзәтү идарәсе (Росалкогольрегулирование) карары нигезендә аракы хаклары 16% киметелеп ярты литры 185 сум дип билгеләнәчәк. Дәүләт бу чараны канунсыз җитештерелгән хәмергә каршы көрәш дип атый.
Яңа карарга караганда, дәүләт органнары 28 градустан югарырак булган хәмерне генә түгел, шәрәб бәяләрен дә көйли ала. 1995 елда кабул ителгән карар нигезендә дәүләт аракы бәяләрен генә контрольдә тота ала иде.
Белгечләр бәя төшереп кенә ялган аракы эчүчеләр кимемәячәк, эчүчелек артачак кына дип белдерә.