Русия мәдәният министрлыгының туризм буенча координация шурасының утырышы Казанда үтте. Җомга көнне әлеге чара вакытында Русия мәдәният министры урынбасары Алла Манилова быел яңа туристик маршрут ачылачагын һәм аңа Казанның да керәчәген белдерде. Аның сүзләренчә, маршрутта Казан, Петербур һәм Сембер төп шәһәрләр булачак. "Казанда бөтенесе дә әзер дияргә була", диде ул.
Татарстанның туризм комитеты сүзчесе Анастасия Плотникова Азатлыкка бүген Казанда ике урынның – Казан федераль университетындагы Ленин музее һәм Ленинның музей-йортының туристлар кабул итәргә әзер икәнлеген белдерә. Плотникова Ленин белән бәйле урыннарны Кытай туристларына "оеткы салу өчен" генә дип әйтә. "Алар бит бу урыннарны гына карар өчен килми, шулай ук Болгарга һәм Зөягә дә баралар", ди Плотникова.
Узган ел Татарстанның туризм комитеты Казанга килгән CITS (China International Tourism Service) Кытай туризмы идарәсе вәкилләрен республиканың бу өлкәдәге мөмкинлекләре белән таныштырды. Нәтиҗәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кытай идарәсе башлыгы Юй Ниннин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган иде.
Плотникова әлегә Кытай туристларының бик аз булуын белдерә. "Кызыл маршрут"та туристлар нәрсәгә утырып йөриячәк, бу ягы шулай ук тәгаенләнмәгән. "Мөгаен, арзан юллама белән килгәннәр поездда йөрер, ә мөмкинлекләре булганнар очкыч белән", ди Плотникова. Ул Ленин сөргендә булган Ленино-Кокушкинодагы музейның бу маршрутка керү-кермәвен әйтә алмады.
Сембердәге туристик ширкәтләр дә "Кызыл маршрут" дигән проект әзерләде һәм алар ноябрь азагында 2014 елда Русиядә тәкъдим ителгән иң яхшы маршрутлар арасында беренче урынны алды. Ульян өлкәсе хөкүмәте матбугат хезмәте дә "Кызыл маршрут"ның иң беренче чиратта Кытай туристлары өчен кызык булачагын белдергән иде. Семберләр сәяхәт юлын Мәскә-Петербур-Сембер-Казан аша әзерләгән булган. Аны 2014 елда Ульян өлкәсенә килгәндә Кытайның дәүләт советы вице-премьеры Лю Яньдунга да тәкъдим иткәннәр.
"Кызыл маршрут" атамасын Петербур губернаторы Петр Полтавченко да телгә алды. 2015 елның гыйнвар ахырында "Хәзер без Кытай ватандашлары өчен Ленин эзләре буйлап туристик урыннар әзерлибез, аның шартлы исеме "Кызыл маршрут". Бу илдә Владимир Ильичны хөрмәт итәләр, ә бездә күрсәтер әйберләр бар" дип белдерде. Кытай һәм Көньяк Корея журналистлары өчен Петербурга пресс-турлар оештырылды инде.
Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Ленин урыннарын Казанның үзенчәлеге дип атый һәм аны тарихтан берничек тә сызып атып булмаганлыгын белдерә. Ленин ничек күрсәтелер, бу маршрутта аның шәхес буларак уңай һәм тискәре якларын тулысынча ачарлармы дигән сорау да куя ул.
"Бу маршрутның максаты нинди бит. Аннан соң кем ничек сөйли дигән әйбер дә бар. Иң төп мәсьәлә эчтәлектә. Үсеп утыра торган имән агачын төзелешкә мөнәсәбәтле кеше моны кисеп никадәр яхшы төрле-төрле җиһазлар ясап була дип сөйләсә, шагыйрь бу агач юлчыга күләгәсен бирә, узып китүчеләрнең хәтерен яңарта, мәңге яшел агач дип яза, эколог килә икән һаваны сафландыра ди, зоолог килә икән бу имән агачы күпме кабан дуңгызларының яшәү мөмкинлеген тәэмин итә ди. Әнә шуның кебек "Кызыл маршрут"та да күп нәрсә Ленин турында ни сөйләүдән торачак", ди Җәүһәрова.
Галим Индус Таһиров та Ленинны тарихтан беркем дә берничек тә сызып ата алмый, ул гений дип белдерә. Галим фикеренчә, Ленин белән бәйле урыннарны Советлар Берлегенең гомум тарихын бары тик уңай яктан гына тасвирлау өчен кулланылса, бу зур хилафлык булачак.
"Ленин әгәр үзе башлаган сәясәтне тагын бер 15-20 ел дәвам иткән булса, Русия бөтенләй башка булган булыр иде... Сталин бу юлдан тайпылды, аның карашы бөтенләй башка булды. Аның акылын һәм мөмкинлекләрен Ленин белән һич кенә дә чагыштырып булмый... Сталин явызларның явызы һәм илгә бик зур зарар китергән кеше. Гөнаһсыз миллионлаган кешене бүген күтәреп йөриләр икән ул һич кенә дә дөрес түгел һәм аның гөнаһларын Ленинга кайтарып калдыру шулай ук дөрес түгел", ди Таһиров.
Тарихчы Нурула Гариф әлеге "Кызыл маршрут"ка куануын һәм бу сәяхәт юлының кайбер рус шовинистлары күңеленә хуш килмәскә мөмкин дип тә белдерә.
"Руслар, шовинистлар бигрәк тә, Ленин мәсьәләсендә гел аңа каршы чыга һәм империяне җимерүче буларак кабул итә. Икенче яктан караганда, безгә татарларга һәм башка рус булмаган халыкларга Ленин курчак кына булса да дәүләтчелек төзергә мөмкинлек бирде. Ленинның милли сәясәтендә дә бик дөрес сүзләр язылган. Шул курчак дәүләт бүген Татарстан дип аталып безнең халыкның барлыгын күрсәтеп тора. Ә Советлар берлеге таркалгач, тәлинкә белән китереп бирсәләр дә, күп халыклар үз дәүләтләрен төзи алды. Ленин эзләре маршрутына өмет белән карыйм", ди тарихчы.