Хәмзә Галләмов Башкортстанның Белорет районындагы Ассы авылында туып үсә. Шунда ук мәктәпне тәмамлый. Үзенчәлекле һәм матур тормыш юлы үтә ул. Гомере буе сәнгать юнәлешендәге һөнәрләр иясе була Хәмзә Галләмов. Скульптор, рәссам осталыгы буенча эшли. Берара музыка мәктәбе директоры вазифаларын башкара. Аннан соң Башкортстан мәдәният министрлыгында да җаваплы эштә була.
Лаеклы ялга чыккач, Хәмзә Галләмов эшкуарлык эшенә тотына һәм дин юлына баса. Уфада, үзе фатир алган Сипай бистәсендә мәчет булмау эчен пошыра аның. Шуннан үзенә максат куя – биредә, югары түрәләрнең каты каршылыгын җиңә-җиңә, бик матур мәчет төзетә. Соңгы 20 елда Башкортстанның төрле төбәкләрендә үз акчасына җиде мәчет салдыра ул. Шулай ук берничә дистә Аллаһ йортын төзетүгә матди ярдәмнәрен бүлә. Хәмзә хәзрәт биш тапкыр хаҗ сәфәрен дә кыла.
Хәмзә Галләмов дин әһелләре арасында яңа башлангычларга нигез салучы буларак та таныла. “Хәмзә” мәчете ишегалдында республикада беренче булып Никах йорты төзетә ул. Биредә чын мөселманча никах гыйбадәтләре оештырыла иде. Шулай ук мәчет каршында йөздән артык шәкерткә белем бирү мөмкинлегенә ия мәдрәсә дә ачты абруйлы хәзрәт.
Башка юнәлештә дә хәйриячелек эшләре белән танылды хәзрәт. Төрле табигать казалары кичергән авылларга да ярдәм итеп торды ул. Дини китаплар, рәсемле намаз китаплары нәшер итеп, аларны бушлай өләшүне дә үз вазифасы санады игелекле зат. Хәмзә хәзрәт талантлы кеше, рәссам-скульптор буларак та әллә күпме сәнгать әсәрләре тудырган, сугышта һәлак булганнарга үз куллары белән һәйкәлләр иҗат иткән сәләтле шәхес иде. Хәйрия гамәлләре җирдә ятып калмый. Хәмзә хәзрәт Белорет районының мактаулы кешесе, шулай ук дистәгә якын авылның да шундый исеменә лаек.
Мәрхүм белән хушлашу 17 июнь өйлә намазына кадәр “Хәмзә” мәчете ишегалдында оештырылды. Республиканың төрле районнарыннан да дин әһелләре һәм хәзрәтне якын күргән бихисап кеше килгән. Хушлашу мәрәсимен ачып баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Хәмзә хаҗиның күркәм тормыш юлы үтүенә байтак мисаллар китереп, аның кылган игелекле гамәлләре башкаларга да үрнәк дип белдерде. Мәрхүмне соңгы юлга озату өчен туган авылы Ассыга алып кайтып киттеләр.