Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны тәмамланды


Казанда "Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

16 июльдә Казан Кирмәне янында "Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны тәмамланды. Чарада катнашкан 15 велосипедчы 28 көн эчендә 1535 чакрым юл үтте.

Татарстан башкаласында 26 июнь – наркотикларга каршы халыкара көрәш көнендә старт бирелгән веломарафонда катнашучылар Чаллы, Түбән Кама, Ульян, Самар, Сызраньга кадәр барып 16 июльдә Казанга әйләнеп кайтты.

Веломарафончылар әлеге чара белән сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны һәм яшьләрне наркотиклардан биздерүне максат итеп алды.

Әлмира Галиева бу чарада катнашып наркотикларга каршы булуын һәм балаларны спортка җәлеп итәргә теләвен җиткерде.

"Без барган урыннарда төрле очрашулар үткәрдек, яшьләр белән сөйләштек, брошюралар тараттык.

20 еллап балаларны спорт белән шөгыльләндерүче бер танышым, "мин өйрәткән өч мең баладан берсе генә булса да кулына наркотик тотканнан соң аны ташласа, мин үз тормышымны тиккә үткәрмәгәнмендер дип әйтә алам" дигән иде.

Шуның шикелле, безне күргән, без сөйләшкән йөзләгән кеше арасыннан берсе генә булса да наркотикны күргәч, бу миңа кирәкми дип әйтсә, димәк, безнең веломарафон тикмәгә үтмәгән дип уйларга була", дип белдерде ул.

Быел җиденчесе уздырылган "Татарстан наркотикларсыз" веломарафонын, Казанның "Догода" веломәктәбенә нигез салучы Павел Грачев оештырды һәм үзе дә әлеге чарада катнашты. Ул 2013 елда велосипедчы Ален Хәйруллин белән Казанда үткән 27нче җәйге Универсиада уеннарына багышлап велосипедта дөнья буйлап сигез айлык сәяхәткә тә булган иде.

XS
SM
MD
LG