Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор чит ил порошокларын сатудан ала


Русия базарындагы 75% кер порошогы чит ил ширкәтләренә карый.

Роспотребнадзор билгеле чит ил җитештерүчеләренең кайбер төрдәге кер порошогы, савыт-саба юу сыекчаларын сатудан алырга кушкан. Әлеге хәбәр оешманың сәхифәсендә әйтелә.

Henkel, Procter & Gamble и Colgate-Palmolive кебек җитештерүчеләрнең әйберләрен тикшергәндә аларның иминлеккә туры килмәгәне ачыкланды, ди Роспотребнадзор.

“Башка җитештерүчеләрнең әйберләрен тикшерү бара”, диелә хәбәрдә.

Metro Cash & Carry, "Ашан" һәм Х5 Retail Group ("Пятерочка", "Перекресток", "Карусель") кибетләренә инде сатудан бу әйберләрне алуны таләп итеп хатлар килгән.

Русия базарында 75% кер порошогы һәм төрле юу сыекчалары чит ил ширкәтләренә карый.

XS
SM
MD
LG