Ямал-Ненец автоном бүлегесе хакимияте төбәктәге "Ямал" һава ширкәтенә яңа Sukhoi Superjet-100 очкычларын алырга җыена. Мәскәүдә узган МАКС-2015 авиасалоны вакытында "Ямал" яңа 25 очкыч алып, 2018 елга кадәр үзендә булган бөтен чит ил очкычларыннан да баш тартачак дип белдерелде.
"Казан авиаширкәте" генераль директоры Магомед Закаржаев "Ямал" тулысынча Русиядә генә эшләнгән очкычларга күчсә, уңышка ирешер микән дигән сорау куя.
"Русиянең Sukhoi Superjet-лары техник яктан чит илләрдә эшләнгән шундый типтагы очкычларга ошаган. Sukhoi Superjet җиһазларының 80%ы чит илдә эшләнгән бит.
Монда иминлек мәсьәләсе дә калкып чыга. Ул очкычны сатып алып кына эш бетми, аны карап, төзекләндереп тору кирәк булачак. Мин техник яктан тикшереп торуның ни дәрәҗәдә яхшы куелганлыгын, кирәк җиһазларны (запчасть) чит илдән кайтару ничек оештырылганын белмим.
Евро һәм доллар хәзер күккә сикерде, читтән очкычлар алганчы үзебезнеке арзанрак дип уйлаган булсалар, төзәтү өчен кирәкле җиһазлар барыбер читтән китереләчәк бит", ди Закаржаев.
Бүген "Ямал"ның җиде Airbus А-320, сигез Boeing-737, җиде CRJ-200LR, ике Challenger 850, ике L-410, ике Ан-24 һәм бер Ан-26 очкычы бар дип белдерелә.
Закаржаев Азатлык белән әңгәмәдә бары тик Русиядә генә эшләгән очкычларга күчеп бер тапкыр авызы пешкән ширкәтне дә телгә алды. "Дальавиа" үз вакытында ТУ-214 очыкычларына күчкән.
"Ул заманнарда бу ширкәт директорын нык мактадылар, каһарманга тиңләделәр. Әмма күпмедер вакыттан бу һава ширкәте банкротлыкка чыкты. Мин ТУ-214 аркасында гына дип әйтмим, анда күп ягулык яндыручы иске ИЛ-62-ләр дә бар иде. Әмма ТУ-214-ләр генә бу һава ширкәтен коткарып кала алмады", ди Закаржаев. 2009 ел башында "Дальавиа" банкротлыкка чыгып, очышларны туктата.
Бүген Русиядә бары тик үзебезнеке генә булырга тиеш дигән шаукым бара, читтә эшләнгән әйбер кирәкми, барсын да үзебез булдырабыз дип ду киләләр. Илдә чикләүләргә эләккән дип Европадан кергән казларны һәм башка азык-төлекне трактор белән издерәләр, медицина җиһазларыннан баш тартырга җыеналар, кер, савыт-саба юу сыеклыклары да инде кирәкмәс булып чыкты. Һәм менә чират очкычларга да килеп җитте. Закаржаев бу "үзебезнеке" дигән шаукымны ахмаклык дип бәяләде.
"Бөтен дөнья глобальләшә, заманның иң югары эшләнмәләрен, хәтта, көнкүрештә дә кулланырга тырыша. Ә монда, Русиядә башка сыймаслык ниндидер кампания башланды. Хәзер барсыннан да баш тартып, кире мәгарәгә кереп утыру кирәк ату. Миңа бу нәрсәләрдәндер баш тарту "совок" рухын хәтерләтә. Бар илләр дә алга омтыла, ә без артка тәгәрибез, иң ким дигәндә, башыбыз артка борылган. Мин бу өметсез "кампанейщина"ны озакка бармас, барсы да нормальләшер дип исәплим", ди Закаржаев.