Мәккәдә иң зур әл-Хәрәм мәчетенә төзелеш краны төшүе нәтиҗәсендә, ким дигәндә 87 һәлак булган, 30дан артыгы яраланган. Корбаннарның күпчелеге хаҗ кылырга барган мөселманнар.
Мәчет өстенә кран нәкъ намаз вакытында төшкән. Корбаннар һәм яраланучыларның күп булуы шуның белән аңлатыла. Кран төшүенә көчле җил сәбәп булган.
Әл-Хәрәм мәчете дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе. Ике ел дәвамында инде мәчеттә төзекләндерү эшләре бара. Шул сәбәпле, бөтен дөнья, шул исәптән Русия мөселманнарына да хаҗга квоталар азайтылды.
Татарстан һәм Башкортстаннан беренче мөселманнар инде хаҗ кылырга Мәккәгә барып җиткән иде.