Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Болгарда "Казаклар бистәсе" төзелүгә каршы имза җыя башлады


Анастасий Головин "Казаклар бистәсенең" макеты белән таныштыра
Анастасий Головин "Казаклар бистәсенең" макеты белән таныштыра

Бер төркем мөселманнар Болгарда "Казаклар бистәсе" төзелүгә каршы петициягә имза җыю башлады. Алар татарның ислам кабул иткән изге җирендә казаклар белән бәйле истәлекләр булуына каршы.

Изге Болгарда "Казаклар бистәсен" төзүгә каршы Русия президенты Владимир Путин исеменә петициягә имза җыю узган атнада башланды. Аны оештыручыларның берсе Башкортстанның Уфа шәһәреннән Идегәй Гыйззәтуллин Азатлыкка әйтүенчә, татар милләте, ислам, традицияләрнең киләчәге өчен борчылучы бер төркем активистлар Болгарда "Казаклар бистәсе" төзелүен ишеткәч аптыраган һәм социаль челтәрләр аша аралашып моңа каршы нәрсәдер эшләргә кирәк дип килешкән. Петицияне булдыручылар арасында Башкортстан, Татарстан, Ульян, Чиләбе, Оренбур, Әстерхан, Казакъстан, Мәскәү, Канада һәм АКШтан татарлар бар икән.

“Болгар ул татар милләтенең, Идел буе мөселманнарының изге урыны булып тора. Анда электән меңнәрчә мөселманнар агыла. Алар ата-бабаларыбызның рухын хөрмәт итеп, ислам кабул ителгән җирне күрергә дип кызыксынып киләләр. Шуңа Болгарда татар рухына туры килмәгән төзелешләр булмасын иде.

Казаклар бистәсе теләсә кайда төзелә ала, әмма һич кенә дә Болгарда түгел. Без бит урысның борынгы җире дип саналган Түбән Новгородта иң зур мәчет салырга сорамыйбыз. Болгар да татарларның бишеге булып тора. Шуңа казаклар белән бәйле урынны булдырмау өчен имза җыюны башладык, әмма бу әле соңгы адым түгел. Киләчәктә тагын бу бистәгә каршы башка проектларыбыз да булачак. Татарлар өчен борынгыдан кадерле булган урынга дәгъва кылмасыннар иде”, диде ул.

Идегәй Гыйззәтуллин
Идегәй Гыйззәтуллин

Бүгенге көндә петицияне бары 275 кеше имзалаган. Гыйззәтуллин моны бик аз дип саный һәм якын көннәрдә аны җәмәгатьчелеккә тарату эшен башларга планлаштырып 10 мең имза җыюга өметләнә.

Ульяннан "Болгар яңарышы" оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Богданов җәмәгатьчелек каршы чыккач Болгарга "Саклаучы" сыны куелмавын һәм "Казаклар бистәсе"нә бәйле дә да шундый эш башларга кирәклеген әйтә.

"Бик төзиселәре килсә Зөя утравында төзесеннәр. Болгарда казакларның бернинди авыллары да юк иде. Казаклар Русия чикләрен саклыйлар, халыкны бастыралар иде. Мин казакларның бу якта булганын белмим. Гаҗәп. Аларның Болгар белән ни бәйләнше бар соң? Бу котырту эшләре яхшыга китермәс", ди ул.

Бүгенге көндә "Казаклар бистәсе" ("Казачья слобода") тарихи тыюлыктан тугыз чакрымлап ераклыкта гына төзелеп ята. Бу эшләргә Чистай епархиясенең казаклар белән эшләү бүлеге башлыгы Анастасий Головин җитәкчелек итә.

“Без гыйбадәт кылу урыны (часовня) төзедек инде. Мунча да салдык. Алар барсы да агачтан. Бакча утырта башладык, аның өчен ике грант оттык. Балалар мәйданчыгы да сатып алдык. Мөгаен, 15-20 процент (бистәнең) әзер дип әйтергә буладыр", дигән иде Головин Азатлыкка.

"Казаклар бистәсе" макеты
"Казаклар бистәсе" макеты

Аның сүзләренчә, "Казаклар бистәсе" 1,5 һектар җирне билиячәк, әле күп нәрсәләр төзисе бар. Бу җирләр чиркәүнеке түгел, ә Болгардагы казаклар оешмасы аны озак вакытка арендага алган, ди Головин.

Ул бу эшләрдә чиркәүнең катнашын йомарга, бистәнең теге йә бу дингә, милләткә карамавын белдерергә тырышты.

“Мин аны тулысынча христиан рухында димәс идем. Казаклар оешмасы үзләренең низамнамәләре нигезендә урыс православ чиркәвенә дә карамый. Мондагы казаклар җәмгыятендә православлар булган кебек үк, мөселман-татарлар да бар. Шуңа күрә часовня белән янәшә тагын ни дә булса төзү турында уйлашырбыз. Бәлки берәр стелла, йә башка нәрсә кую турында мондагы имам белән сөйләшербез. Без аны (бистәне) теге йә бу дингә, милләткә карамаган итеп, ә ил бердәмлеге рухында күрәсебез килә", диде Головин.

Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур Коръән китабы хәзер Болгарда саклана. "Казаклар бистәсе"дә үз чиратында "иң-иң"нән калышмаска тырыша. Монда Гиннес рекордлар китабына кертелердәй дөньядагы иң зур кылычны ясап куймакчы булалар.

Анастасий Головин
Анастасий Головин

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге казакларга аеруча зур игътибар бирә. Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен дә төзеде. Казаклар, Русия православ чиркәвенең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак хупланып, төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак та кулланыла башлады.

Кырым аннексияләнгән вакытта да Акмәчеткә тамгасыз хәрбиләр белән бергә Краснодар, Ростов, Терек якларыннан казак гаскәрләре кертеп тутырылды.

Головин да "Казаклар бистәсе"ндәге гамәлләрне дә Русия президенты хуплаганны әйтте. "Казаклар бистәсе"ндәге часовняга "Донской" Изге Ана иконасы куелачак һәм ул анда иң изге әйбер булачак дип белдерелә. "Без аны (иконаны) Мәскәүдәге монастырьда Русия президенты һәм патриарх катнашында изгеләштердек. Русия президентына без үзебезнең кайдан һәм нинди максат белән килүебезне дә әйттек. Бу проект ("Казаклар бистәсе") аның игътибарында", диде ул.

XS
SM
MD
LG