Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фишман халыктан Казан паркларын яхшырту тәкъдимнәрен җыя башлады


Наталья Фишман Казан Думасы утырышында чыгыш ясый, 28 октябрь 2015 ел
Наталья Фишман Казан Думасы утырышында чыгыш ясый, 28 октябрь 2015 ел

28 октябрьдә Казан шәһәр Думасы утырышында Парклар һәм бакчалар елы проекты үтәлешенә югары бәя бирелде. Шәһәр бакчаларында татар теленә урын табылмау мәсьәләсе телгә алынмады, аның каравы, яхшырту тәкъдимнәрен җыю өчен хэштег игълан ителде.

Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казан паркларының әһәмияте әйтеп бетергесез зур дип белдерде. Дума утырышында чыгыш ясаган идарә вәкилләре дә, дептуатлар да бу проектның үтәлешенә югары бәя бирде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, "Парклар һәм скверлар елы" дип игълан ителгән 2015 елда Казанда 21 парк һәм сквер төзекләндерелгән, тагын алтысында эш ноябрь аенда тәмамланырга тиеш, аларга республика бюджетыннан 300 миллион сум бирелгән, иганәчеләр ярдәме белән яңарту, кору эшләренә юнәлтелгән акча күләме 900 миллион сумга җиткән.

Эт сөючеләр белән очрашкан, милләтчеләр белән - юк

Казан Думасы утырышында чыгыш ясаган "Парклар һәм скверлар елы" өчен җаваплы Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман әлеге проектны тормышка ашырганда яңа алымнар кулланылды дип белдерде. Аерым алганда, ул төзекләндерү эшләре халык белән киңәшләшеп башкарылды дип белдерде.

"Мәсьәлән, эт сөючеләр өчен майданчык хайван хуҗалары фикерен исәпкә алып килешетерелде, балалар һәм олылар өчен cпорт кораллары сайланганда, ата-аналар һәм спортчылар киңәшен тыңладык" дип сөйләде ул.

Бюджет һәм иганәчеләр акчаларына корылган шәһәр бакчаларының күбесендә республикадагы икенче дәүләт теленә урын булмау яки очраклы гына кереп китү мәсьәләсе Казан Думасы җыелышында телгә алынмады. Наталья Фишман татар активистлары, төрле милли җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу-очрашмау турында әйтмәде.

Теләк-тәкъдимнәрне #улучшимпарк дип языгыз

Фишман паркларның алга таба үз йөзен булдыру кирәклеген әйтеп, паркларны яхшырту, аларга җан өрү өчен тәкъдимнәрне #улучшимпарк хэштегы белән фото, хәбәрләр кабул ителүен хәбәр итте һәм бу эштә битараф булмаган һәр кешене катнашырга чакырды. Бу җыелышта телгә алынмаса да, чара башында торучылар #парклартурында дигән татарча хэштег та кулланып килде.

Татар телен куллану яки башка темаларга әйтәсе сүзе булса, социал челтәрләрдә үз битләренә рәсем яки тәкъдим язып калдыра ала, иң мөһиме - фото сурәт астына #улучшимпарк дип язу сорала. Шул очракта гына хәбәрегезне бу чараны башлаучылар да, башка кызыксынучылар да таба алачак.

Инстаграмда әлеге хэштег белән бер дистәгә якын фото җыелган, анда, мәсьәлән, балалар мәйданчыгы, комлыклар ясау турындагы сораулар гына бирелгән әлегә.

Шулай ук рәсми park.tatar сәхифәсендә дә теләк-тәкъдимнәрне җиткерергә була.

XS
SM
MD
LG