Федераль түрәләрнең хезмәт хаклары 10 процентка киметеләчәк дигән сүзләр булса да, Росстат 2015 ел башыннан аларның керемнәре 4 процентка арткан дип белдерә.
Түрәләрнең үзләренә хезмәт хакларын арттыруга күпчелек казаннар тискәре карашта. Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында: "Кризиста халык хәерчеләнә, ә байлар байый", "Гади халыкның болай да бернәрсәсе дә юк, ә түрәләрнең салып куелган маялары да бар һәм акчаларын да арттыралар", "Бу түрәләрнең намуслары кая соң?" диючеләр дә бар.
Дәүләт думасы һәм федерация шурасы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 30 процентка, ә Хисап пулатында эшләүчеләрнеке 40 процентка арткан. Дәүләт хезмәтендә булганнарның уртача хезмәт хакы 100 мең сум тәшкил итә.
Русия президенты Владимир Путин 2015 елның 1 маеннан дәүләт хезмәтендәгеләрнең, Хисап пулатында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 10% киселәчәк дигән фәрман имзалады. Аннан да кала, Путинның апрельдәге кануны белән дәүләт хезмәтендәгеләрнең, хәрбиләрнең һәм хөкемдарларның хезмәт хакларын индексацияләү туңдырылды. Путин шулай ук үзенең, премьерның һәм министрларның хезмәт хакларын киметү фәрманы да имзалаган иде.
Вакытлыча туңдыру, йә булмаса киметү хезмәт хакларының төп (база) өлешенә генә кагылды. Ул керемнең 25 процентын гына тәшкил итә. Бу исә башка юл белән, хезмәт хакларының башка өлеше аша акчаларны арттыруга мөмкинлек бирде.
Видео: Азатлык хәбәрчесе түрәләрнең хезмәт хаклары артуына карата казанлылар фикерен белеште.