Accessibility links

Чаллы ТИҮе Кашаповка ярдәмчеләр сайлаячак


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Бу атнада Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны кулга алуга бер ел тулды. Ул төрмәдә булуына да карамастан эшен туктатмый, Татарстан һәм Русиядәге җәмәгать эшлеклеләренә карата эзәрлекләүләр уңаеннан хакимиятләргә әле дә мөрәҗәгатьләр юллап тора. 5 гыйнвар үтәчәк утырышта Кашаповка ярдәмчеләр сайланачак.

Чаллы татар иҗтимагый үзәгенең ел азагында үткән соңгы җыелышында дүрт ел чамасы рәис урынбасары булып эшләгән Гамил Камалетдинов эшен туктартырга карар кылуы турында белдерде. Җыелышка килүчеләр аны бу фикереннән кире кайтарырга, рәис урынбасары булып эшләүне дәвам итүен сорадылар. Гамил Камалетдинов вазифадан китүенең төп сәбәпләрен җиткерде.

Гамил Камалетдинов
Гамил Камалетдинов

“Китүемнең сәбәпләре инде күпләргә мәгълүм. Шулай да тагын бер искәртеп китәм. Миңа кадәрге рәис урынбасары, инде мәрхүм Габдрахман Җәләлетдинов бик нык эшләде. Көннәр буе ТИҮ штабында халыкны кабул итте, аларның гозерләрен тыңлады. Карарлар, мөрәҗәгатьләр әзерләде. Рәфис Кашаповка бик зур ярдәмче булды. Аның вафатыннан соң Рәфис миңа рәис урынбасары булырга тәкъдим итте. Мин каршы килдем. Чөнки гаиләдәге хәлләр бик яхшыдан түгел иде. Инвалид бала, аннан соң 2004 елда малайны экстремизмда һәм террорчылыкта гаепләп, барлыгы 23 кешене төрмәгә утыртып куйдылар. Шул көннәрдә әнисенең чәчләре ап-ак булды. Авыруга, чирлегә әйләнде. Улыбыз алты ел утырып чыкты. Ләкин хатынымның хәле яхшырмады. Хәзер гел шушы авыру, кан басымы уйнаган хатыным янында булырга кирәк. Ә биредә әйбәтләп җиң сызганып эшли торган кеше табылса, бик әйбәт булыр иде. 5 гыйнвар көнне хисап-сайлау җыелышы уздырып, мин анда башкарылган эшләрне күрсәтеп чыгыш ясар идем. Һәм инде үз урыныма калачак кешегә уңышлар теләп, эшләрне аңа тапшырыр идем”, диде Гамил Камалетдинов.

Җыелыш барышында ТИҮ рәисе урынбасары яки рәистәш булырга Зиннур Әһлиуллин, Фәһим Вәлиев намзәтләре дә әйтелде. Шушы уңайдан Зиннур Әһлиуллин мондый сүзләрен җиткерде:

“Монда вакытлыча ТИҮ рәисе булуымны казаннар да хуплый. Ләкин аларга да вазгыятьне аңлаттым. Монда барысын да әйтеп бетереп булмый. Мин кайда гына булсам да, милли юнәлештәге эшчәнлегемне ташламаячакмын. Минем бит әле башка юнәлешләрдә дә эшләрем бар. Инде яңарак, яшьрәк кешеләрне чыгарырга вакыт. Милли хәрәкәт ниндидер кечкенә генә бер төркем кешедән генә торса дөрес булмый.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Яшьрәкләрне тартырга вакыт. Минем карашка безнең ТИҮдә ике бик лаеклы кандидат бар. Алар икесе дә чагыштырмача яшь, акыллы һәм намуслы. Алар үсә торган кешеләр. Алдагы хисап җыенында икесен дә рәис урынбасары яки Чаллы ТИҮе рәистәшләре итеп күрсәтеп тәкъдим итәргә торам. Фамилияләрен киләчәктә белерсез”, диде ул. Шулай ук Әһлиуллин милли хәрәкәт вәкилләренә пикетлардан, урам җыеннарыннан вакытлыча баш тартырга, уздырмый торырга тәкъдим итте. Моны ул пикет-митинглар өчен салынган һәм салыначак штрафлар белән бәйләде. “Штрафлар түләргә әлегә безнең мөмкинлекләр юк, шуңа пикетлардан читтә торыйк, яңа яссылык эзлик,” дип аңлатты ул.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим дә үз фикерен белдерде:

“Әгәр без бүген, Рәфис Кашапов төрмәдә вакытта өзелсәк, мәңгегә өзеләчәкбез. Чаллыда татар милли хәрәкәте турында башка сүз бармаска да мөмкин. Бу хәрәкәтне өзмәскә, алга таба да дәвам итәсе иде, шуңа көчне туплыйсы иде, курку дигән нәрсәне онытасы иде”, диде ул.

Атналык җыенны алып барган Гамил Камалетдинов 5 гыйнвар Чаллыда узасы җыелышка Казандагы БТИҮ, Түбән Кама, Алабуга ТИҮләре җитәкчеләре һәм вәкилләре килүе хакында да җиткерде. Рәфис Кашапов төрмәдә вакытта Чаллы ТИҮе эшен алып баручылар урынбасар дипме яки рәистәш дипме, башкачарак аталачакмы, әлегә төгәл билгеле түгел. “Рәфис Кашапов төрмәдә булса да, ул – Чаллы ТИҮе рәисе. Ул анда эшен дәвам итә”, диелде фикер алышуда.

XS
SM
MD
LG