Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда инвалидлар һаман да "Уңайлы мохит" булмауга зарлана


Инвалидлар Татарстанда һаман да “Уңайлы мохит” булмауны әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Казанда бер төркем инвалидлар Азатлыкка дәүләтнең “Уңайлы мохит” програмының үтәлмәвен белдерде. Алар Татарстан районнарыннан 15-29 февраль көннәрендә башкаланың "Ярдәм" тернәкләнү үзәгендә үтүче “Бер-беребезгә булышыйк” курсларына җыелган иде.

Әлеге курсларга йөри алмыйча өйдә генә утырган, церебраль параличлы, инвалид арбасы белән хәрәкәтләнүче 30лап кеше килгән. Аларның күбесе “Ярдәм” мәчетендә (тернәкләнү үзәге дә бер бинада урнашкан) “Уңайлы мохит”нең нәрсә икәнен беренче тапкыр күргән. Кайберләре Азатлык хәбәрчесенә моң-зарларын, күргән-белгәннәрен сөйләде. Чирмешән районыннан Илһам Кадырмәев юл казасында умыртка сөяген сындырып йөри алмаслык хәлгә кала, 24 ел инде арба белән генә хәрәкәтләнә.

“Арбадагы кешеләргә җәмгыять урыннарында йөрү, биналарга кереп-чыгу авыр. “Уңайлы мохит” програмы тиешенчә үтәлми. Район үзәкләрендә, мәсәлән, үзебезнең Чирмешәндә, мин бары тик бер бинаның беренче катына гына керә алам, икенчесенә менә алмыйм – лифт юк. Хастаханәгә дә яңа гына лифт куелды, шулай ук югары катларга менеп йөри алмый идем. Кибеткә барсам, берәрсен туктатып, бу яисә теге нәрсәне алып чыгыгыз әле дип сорыйм. Хәтта бер юлы район мәчетенә гаеткә барып, керергә уңайлык булмау сәбәпле кире борылып киткән вакыт булды”, ди Илһам әфәнде. “Ярдәм”дә инде ул урамнан алып, бинаның төрле катларына арба белән үзе хәрәкәтләнә алган.

“Бер беребезгә булышыйк” проектның кураторы Лилия Сәләхетдинова да “Уңайлы мохит” булмау аркасында Татарстан башкаласында авырлыкларга очравын әйтте.

“Мин бер банкка керә алмаган идем. Баскычлар текә, пандуслар юк. Мине күтәреп алып менгән иделәр”, ди Лилия. Ул банк җитәкчесе белән очрашырга тиеш булган, килешенгән вакытка соңга калмыйча килсә дә, банк җитәкчесе аның белән очрашудан баш тарткан. Гәрчә Лилия әлеге әфәнденең анда икәнен белгән.

“Уңайлы мохит” програмына пандуслар, баскычлар, лифтлардан тыш иркен, арба белән йөри алырлык җәяүлеләр юлы да керә. Лилия фикеренчә, күп очракта арба белән йөри торган урыннарга машина калдырып китәләр. Бу мөмкинлекләре чикле кешеләргә җиңә алмаслык каршылык тудыра. Әлеге хәлләр белән инвалидлар булдыра алганча көрәшергә тели.

“Мондый машиналарны, күрешергә сөйләшеп тә качып йөрүчеләрне без шундук социаль челтәрләргә фотога төшереп куябыз. Интернет бүген көчле һәм үз функциясен әйбәт башкара”, ди Лилия. Шулай ук алар “Ярдәм”гә булышам дип, андагы “Зур Казан” басмаханәсендә әйбер ясатып акча түләми йөргән алдаучыларны да интернетка чыгармакчылар.

“Бер-беребезгә булышыйк” курсларын оештыручылар белдергәнчә, бу проект башкаларыннан аермалы буларак, мөселманнар белән беррәттән христиан динендә булучылар да тернәкләнү ала.

“Ярдәм”дәге курсларга физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кайберләрен Лилия Сәләхетдинова интернет аша үзе танышып, чакырып китерә.

“Бу проектта төрле диагноздагы 15 ир-ат һәм 15 хатын-кыз килде. Алар минем танышларым, “Татарстан энҗеләре” бәйгесендә катнашкан дусларым аша телфоннан шалтыратып җыйдым”, ди Лилия Сәләхетдинова.

Әйткәнебезчә, инвалидларның күбесе өйдә бикләнеп утыра, кайберәүләре беренче тапкыр кеше арасына чыккан, тәүге дәвалау курслары үтә, аралаша. Проектның максаты да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең бер-беренә ияләшүе, бер-берсе белән аралышып, дуслашуы. Киләчәктә алар арасында үзара гаилә корып китүчеләр булырга мөмкин, ди тернәкләнү курсларын оештыручылар.

XS
SM
MD
LG