Блогерлар халыкны өч шәһәрдә тикшергән - Петербур, Сочи һәм Казан. Эчтәлеге гади: имеш пицца курьеры аягын авырттырган һәм урамда узучылардан пиццаны илтергә ярдәм сорый. Ризык адрес буенча барып җитмәсә, ул эшен югалта.
"Безне иң элек казаннар гаҗәпләндерде. Ярдәм сораган һәркем туктады. Җитмәсә, үзләре ярдәм тәкъдим итеп килүчеләр дә булды", ди блогерлар.
Rakamakafo каналы блогерлары да шундый ук фикергә килгән. Аларның экспериментында янәсе чит шәһәрдән килгән кеше документларын, әйберләрен югалткан һәм узып баручыдан ярдәм сорый. Бу видео да Петербург, Казан һәм Сочида төшерелегән.
Егетләр белдергәнчә, Петербургда халык күбрәк славян йөзле геройга ярдәм иткән, Сочида кавказлыга, ә Казанда милләткә карамаганнар.
"Казанда киңәш белән дә ярдәм итмичә узган кеше табылмады", ди авторлар.