Төркиянең кырымтатар авылларында Ураза бәйрәме гореф-гадәтләре соңгы 100 елда үзгәрмичә сакланып калган. Анкарадан 45 чакрымдагы Гүналан авылына 1908 елда Романиядән күчеп килгән кырымтатарлар нигез салган.
Бүгенге көндә анда 300ләп кырымтатар яши, әмма гает көннәрендә авыл кунакка кайткан меңләгән кешене сыйдыра. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә балалар, оныклар, туганнар һәм дуслар кайта.
Ураза гаете авылда Рамазан ае тәмамланган кичне икенде намазыннан соң башлана. Ирләр зиратка менеп дога кыла. Кич бәйрәм өйләрдә, соңгы ифтарда табын артында дәвам итә.
Иртән бәйрәм намазынан соң олылар мәчет алдында җыелган бала-чагага җимеш һәм кәнфит тарата. Балалар бу мизгелне букчаларын тотып көтеп тора. Соңыннан балалар өйдән өйгә йөреп бәйрәм белән котлый, моның өчен аларга тагын кәнфит, шоколад, бүләкләр биреп чыгаралар.
Гает намазыннан соң ирләр чиратка тезелеп бер-берсен бәйрәм белән котлап чыга. Иң өлкәннәр алда, яшьрәкләре артта тора. Һәркем өенә кайтып бәйрәм чәен гаиләсе белән эчә. Табында бу көнне мотлак чибөрәк, сарыборма (катлы-катлы яшелчәле-итле камыр ризыгы), тавалокым (итле кабартма) кебек кырымтатар ризыклары була.
Ураза гаетендә өч көн ял итәләр. Бәйрәмнең беренче көнендә күчтәнәч тотып якын туганнар, өлкән кешеләргә кунакка баралар, икенче көнендә авылда өйдән өйгә йөреп бәйрәм теләкләре телиләр.