Яңа сәхифә ачылганнан соң беренче ике атнада ук анда меңнән артык кулланучы теркәлгән. Сайтның максатлары, үзенчәлекләре, рухы хакында Азатлыкка Украина мәгълүмати сәясәт министрының беренче урынбасары, милләте белән кырымтатар Эмине Джеппар сөйләде.
Qırım.online – виртуаль дөньяда кырымтатар яшьләренең үз җәмгыяте. Ул интернет өлкәсендә шактый алга киткән кешеләрне берләштерә. Алар монда яңалыклар белән таныша, сайтның блоглар алып бару өчен мәйданчыгы да бар. Челтәрдә теркәлүчеләрнең ник-исемнәренә генә күз салсаң да, аларның милли җанлы һәм җор телле булуларын күрәсең. “Кырымтатар”, “Кырымлы”, “Бабасының сакалы” дигән исемнәр очрый монда. Социаль челтәрдә бу кешеләр төркемнәргә берләшә, соңгы яңалыклар белән уртаклаша, алар турында кайнар фикер алышулар бара, форумнар төзелә.
Моннан тыш, Qırım.online челтәренең кулланучы өчен файдалы хезмәтләре дә күп – яңа музыка һәм клиплар тәкъдим итү һәм танышу, эш урыннары турында мәгълүмат, кырымтатарлар өчен кызыклы булырлык мәдәни чаралар, концерт-тамашалар турында игъланнар гел чыгып тора. Социаль челтәр ярдәмендә кулланучылар сәләтле фото төшерүчеләр, кул эше осталары, төрле волонтерлык чаралары турында белеп ала. Кем дә булса бәлагә тарыган икән, интернет аша тиз генә ярдәм итәргә теләүчеләр үзара табыша һәм берләшә.
Гадәти игъланнардан тыш, монда чатта аралашу мөмкинлеге дә бар. Qırım.online социаль челтәренең чаты бер үк вакытта бөтен кулланучылар өчен дә ачык. Монда фотоальбомнар кертергә була, Youtube, Vimeo хостингларыннан видео күчереп куярга мөмкин. Социаль челтәрнең үзендә зур күләмдә кырымтатар музыкасын табарга була. Бу бүлекне тутырырга "Мейдан" милли радиосы ярдәм итә.
Нәкъ менә социаль челтәрләр аша кырымтатарлар үз халкының тарихы, мәдәнияте турындагы видеороликларны тарата. Социаль челтәрләр күптән инде безнең көнкүрешнең аерылгысыз өлешенә әйләнде, һәм алар милли рухны таратырга, аны сакларга ярдәм итүче дә.
Блог алып барырга теләүчеләр сайтның идарәсе чакыруы белән блоглар урнаштыра алалар, яисә үзләре блог бастырып чыгарырга теләк белдереп, администрациягә мөрәҗәгать итә. Һәркем үзе теләгән темага автор баганасы алып бара ала.
Qırım.online челтәренең үз эчке "валютасы" бар. Ул "чебурек" дип атала
Шунысы кызык, Qırım.online челтәренең үз эчке "валютасы" бар. Ул "чебурек" дип атала. Чебуреклар белән игълан бастырган өчен түләргә, vip-кулланучы статусы яки бүләкләр сатып алырга мөмкин. Монда шулай ук башка социаль челтәрләрдә була торган бүләкләр дә кулланылышта йөри.
Qırım.online – яңа һәм үсешкә зур мөмкинлекләре булган ресурс. Аны эшләүчеләр рухи яктан, яисә эш белән ярдәм итүчеләрне хуплап каршы ала. Матди ярдәм дә артык түгел, чөнки бу интернет проекты хәзергә түләүсез эшләргә әзер булган ихтыярилар тарафыннан тормышка ашырыла.
Әлбәттә, кырымтатарларның аралашу сәхифәсе Facebook кебек зур челтәрләр белән көндәшлек итми. Чөнки Qırım.Online – акча китерүче проект түгел. Аның максаты – Кырым ярыматавында төп халык булган татарларның мәдәниятен пропагандалау, һәм милләттәшләрнең проблемнарын чишәргә ярдәм итү.
Проектны эшләүчеләр милли массакүләм мәгълүмат чараларын социаль челтәрнең яңалыклар тасмасын тагын да күбрәк яңалыклар белән тутырырга, Кырымнан күчеп киткән татарларның проблемнарын хәл итүдә тагын да активрак катнашырга өнди.
Аралашу өч телдә – кырымтатарча, русча һәм инглизчә бара, алга таба төрек, украин, румын телләре өстәлер дип көтелә
Аралашу өч телдә – кириллга нигезләнгән кырымтатар телендә, русча һәм инглизчә бара. Сайттагы мәгълүмат та өч телдә бирелгән. Бу сайтның кулланучылар киңлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Алга таба челтәр төрек, украин, румын һәм латинга нигезләнгән кырымтатар телендә дә эшли башлар дип көтелә. Бу телләрне кертер өчен сайтка сыйфатлы тәрҗемә ясый алырлык тәрҗемәчеләр кирәк булачак.
Qırım.Online сайты барлыкка килгәч, аны сөенеп каршы алганнар. Яшь програмчылар бүгенге интернет бирә алган бөтен мөмкинлекләрне кулланып, киң таралган социаль челтәрләрдән калышмый торган аралашу сәхифәсе булдыра алган.
Сәхифәне ясаучылар аны “социаль челтәр” дип атауга каршы, чөнки “челтәр” ясау идеясе күптәннән яши һәм аны ясап караучылар да булган. Qırım.online – беренче чиратта берләшмә диләр алар, һәм ул гади социаль челтәргә караганда киңрәк эшчәнлек алып бара һәм кулланучыларга күбрәк мөмкинлек бирә. Проектның беренче максаты – кырымтатарларга туган телләрендә аралашу чарасы булу. Кырымтатар дөньясында барган хәлләр, иң соңгы яңалыклар шушы сәхифәдә чагылырга тиеш, ди алар. Хәзердән үк монда Кырымда чыга торган популяр басмаларның мәкаләләр дайджесты чыгып бара. Мәгълүмат чаралары яңалыкларын үз исеменнән үзләре дә бастыра алалар.
Алга таба Qırım.online сәхифәсен мобил әсбап рәвешендә дә эшләргә уйлыйлар.
Кырымтатарларның интернеттагы берләшмәсе – үсеп килүче проект. Авторларның максаты – аны үз-үзен матди яктан тәэмин итәрлек дәрәҗәгә күтәрү. Сәхифә киңәеп, кулланучылар саны артса, ул үз-үзен “ашата” алачак дигән өмет бар. Әмма хәзергә проект акча китерми, киресенчә, аны алып баручылар үз акчаларын сарыф итәргә мәҗбүр. Сайтны үстерү мөмкинлекләре дә матди якның нык булмавы аркасында чикләнә. Мәсәлән, сәхифәдә телләр санын арттыру, челтәрнең эшен яхшырту өчен җиһазлар сатып алу, көндәлек техник хезмәт күрсәтү – болар барысы да матди якка килеп тоташа. Шуңа күрә Qırım.online сәхифәсен тормышка ашыручылар проектка ярдәм кирәк икәнлеген ассызыклый
* * * *.
Берничә ел элек Татарстанда да зур шау-шу белән "Татар иле" исемле нәкъ шундый проект игълан ителгән иде. Проект җитәкчесе Раил Гатауллин Азатлыкка бу эшкә хөкүмәттән 15 млн сум чамасы акча бүленгәнен әйткән иде. Ниндидер сәбәпләрлән бу проект эшләп китә алмады, көрчеккә терәлде. Бүгенге көндә tatarile.org сәхифәсе ачылмый, ул адрес белән керсәң, хата хәбәре чыга.