Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә Корбангалиева: "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара"


Фәридә Корбангалиева
Фәридә Корбангалиева

Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, әлбәттә. Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы ничек үзгәрде?

Казанда туып үскән журналист Фәридә Корбангалиеваны узган атна Русия хакимияте башта эзләүгә игълан итте, аннары террорчылар һәм эсктремистлар исемлегенә кертте, ә аннары чүмәләгә барысын да өйгән кебек аны "ят агент" итеп тә таныдылар. Бер атна эчендә менә шундый вакыйгалар өере. Фәридә Корбангалиева Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле ачыктан-ачык Русиянең бу гамәлен кискен тәнкыйтьли, яза, сөйли, Русия хәрбиләренең Украинада кылган җинаятьләрен фаш итә. Соңгы вакытта ул моны үзенең Telegram каналында да, YouTube каналында да сөйли, төрле спикерлар белән әңгәмәләр кора.

Ул да күпчелек журналистлар, активистлар, сәясәтчеләр кебек туган иленә кайта алмый. Әмма андагы барган вакыйгаларны күзәтә, игътибар үзәгендә тота. Шуңа күрә дә Русия хакимияте аны дошманнар исемлегенә кертте. Бу көтелгән хәлме һәм бу яңа статуслар аңа ничек тәэсир иткән? Алга таба ул нәрсә эшләргә җыена? Аның белән бу хакта "Idel.Реалии" сөйләште, без шул әңгәмәнең мөһим өлешләрен тәкъдим итәбез.

— Ничек уйлыйсыз, Русия хакимияте сезне "ят агент" итеп тану белән ник озаклады?

— Дөресен әйткәндә, белмим. Русия хакимиятенең мантыйгын аңлау авыр. ФСБ миннән террорчы һәм экстремист ясады. Аларның ачуы минем Украина ягында көрәшүче легионер Алексей Барановский белән ясаган интервьюдан соң кабарды. Моны кичерә алмадылар. ФСБ кешеләре миңа җинаять эшен ачты, ә Юстиция министрлыгы — башка оешма, ФСБ белән аларның эшчәнлеге кисешми. Шулай да Юстиция министрлыгы минем эзләүгә игълан ителүемне дә, аннары җинаять эшенең ачылуын да күргән, тиз генә мине "ят агент" итеп таныдылар.

Кем белә, бәлки, мин чиратта торганмындыр. Бу тамганы чәпәрлек лаеклы шәхесләр күп чынында. Күрәсең, мине чиратсыз уздырганнардыр. Юстиция министрлыгы ФСБ гамәлләрен күрмәмешкә салышып утыра алмый иде.

"Ят агент" тамгасын тагарга кеше ничек сайлана, бу исемгә кайсы кеше "лаеграк", кайсысы юк дип уйлырлап утыру бармы — белмим, бу сорау миңа караңгы.

— Мәхкәмә сезне читтән торып ике айга кулга алды. Сезне дә, башка журналист, активист, сәясәтчеләрне дә террорчылыкны аклауда һәм Русия гаскәрләре турында фейклар таратуда гаеплиләр. Мондый карар тормышыгызны ничек үзгәртте?

— Бернинди үзгәреш булмады, ничек эшләдем, шулай эшемне дәвам иттерәм. "Ят агент" итеп тану, җинаять эшенең ачылуы, кулга алу турында карарлар — берсе дә миңа берничек тә тәэсир итми. Минем өчен әһәмиятле түгел алар. Алар аркасында ничек үзгәрә ала соң минем тормыш? Алар минем карашымны, фикерләвемне үзгәртә аламы?

— Мәсәлән, Русиядәге дусларыгыз, танышларыгыз аралашуны туктаттымы?

— Беләсезме, кызык күзәтү булды. Русиядә яшәүче бер-ике кеше генә борчылуларын белдерде. Тыгыз, якын аралашкан кешеләремнең күпчелеге дәшми калуны кулай күрде. Андыйлар — күпчелек. Ни диим, минемчә, кешеләр минем террорчы һәм экстремист булуымнан курка. Ә менә "ят агент" итеп танылгач, ә ул вакыйга соңрак булды, халык активлашты. Танышлар да, таныш булмаган кешеләр дә, күп кеше миңа матур, җылы сүзләр язды. Террорчылыкка да реакция булды, әмма "ят агент"ка күбрәк иде. Кызык булып тоелды бу хәл.

Бер яктан барысы да "ят агент" нәрсә икәнен белә, ул инде бер мәзәккә әйләнде, трагикомик мәгънәгә ия. Русиядә яшәүче кешеләр миңа ни дә булса язарга курка, алар телефоннары тыңланыла, смс-лар укыла дип уйлый, шуңа күрә минем белән аралашу куркыныч дип саный. Белмим, шулай уйлыйлардыр дип чамалыйм. Әмма мин кемгәдер килеп, "Тукта әле, ә син ник миңа берни язмадың ул?" дип сорау алырга җыенмыйм. Барысы да аңлашыла бит. Кешеләргә террорчыларга караганда "ят агент"лар белән аралашу җиңелрәк.

Адвокат аңлатуынча, миңа террорчылык турында маддәне махсус чәпәгәннәр, бу минем тормышымны катлауландырачак, мәсәлән, теге яки бу илгә барганда авырлыклар туа ала. Аңлашыла, мин хәзер каршылыксыз бара алган илләр исемлеге дә кыскарды, мин Европа берлегенә кергән дәүләтләргә, АКШ, Канада, Австралия, Көньяк Корея һәм Япониягә генә бара алам. Бетте.

Миңа БДБ, Африка илләренә, Төркиягә, Азия һәм Көньяк Америкага бармаска киңәш ителде. Демократик берәр илгә барсам да проблемнар була ала, чөнки Русия гаскәре турында фейклар тарату турында маддә башка илләрдә юк. Ә менә террорчылык турында маддә теләсә нинди илнең җинаять кодексында язылган. Теләсә нинди илнең полиция вәкиле минем террорчылык нигезендә җинаять эше ачылганын, мине эзләгәннәрен күрә икән, мине кат-кат тикшерә башлый ала. Дөрес, бу сәяси карашларым аркасында әвәләнгән эш икәнен аңлаганчы мине берсе дә Русиягә кайтарып җибәрмәс, әмма нервыда уйный алалар.

Адвокат аңлатуынча, Русия хакимияте шул рәвешле безнең тормышны бозарга тырыша. Әгәр мине Русия белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган дәүләттә тоткарлыйлар икән, иманым камил, Русиягә тапшырачаклар. Юристлар әйтүенчә, Русия минем кебек оппозицион журналистлар, активистлар, сәясәтчеләрне Русиягә кайтарту өчен төрле юлларны эзли. Русия җинаятьчеләрне тоту, Русиягә эсктрадицияләү турында төрле илләр белән килешүләрне актив имзалый.

— Сез шәхси Telegram-каналда үзегезнең радикальләшүегез турында яздыгыз. Моны кемдер әйтәме яки бу сезнең тоемлаумы?

— Шәхси күзәтүләрем. Мин күптән аңладым, чит илләрдә күптән яшәгән кешеләр радикальләшә бара. Алар Русиянең хәерле ахырын күрми. Сугыш бетсә дә азагы куанычлы яки өметле булмаячак. Русиядә яшәүчеләр исә Русиядә Путин режимы җимереләчәк, сугыш бетәчәк, аннары Русиядә демократик үзгәрешләр башланачак дип саный. Ә минем кебек мөһаҗирләр моңа скептик карашта. Була торган түгел дип уйлыйм.

Без, киләчәккә өметсез караучылар дөрес фикерлиме, әллә Русиянең матур киләчәгенә ышанучылар ялгышамы - белмим. Әмма Русиядән читтә озак яшәгәч, кеше радикальләшә икән ул. Русиянең демократик үзгәрешләргә әзер булуын, чын федерализмга, төбәкләрнең ирекле эш итә алауына ышанмыйбыз. Чынында кешеләр ике дөньяда яши.

Әмма теләсә нинди вакыйгалар, сценарийлар тормышка аша ала, әлбәттә. Русиядә калып, режим тотыклары булып яшәргә мәҗбүр булган кешеләрне ихластан кызганам. Миннән аермалы, аларның читкә чыгып китәргә, анда яңа тормыш башларга мөмкинлекләре юк. Физик яктан ташлап китә алмау турында сүз бара, менталь яктан без Русиягә барыбыз да бәйле.

Шуңа күрә мин ничек тә булса аларга теләктәшлек белдерергә тырышам, аудиториямнең ул өлешен яхшы тоям, аңлыйм. Алар минем өчен мөһим, бәлки, бу үзем рухи яктан Русиядән тулысынча өзелмәгәнгә күрәдер… Минем принцип шундый — мөмкин кадәр беренче рейс белән чыгып китәргә кирәк, әмма Русиядә калучыларны үземнән этәрмәячәкмен.

Telegram-каналымны күбрәк украиннар укый дип уйлый идем, әмма бер сораштыру шуны күрсәтте: аудиториямнең зур өлеше — Русиядә калучылар. Шуңа да мин алар өчен эшләргә тиешмен. Бу кешеләр хәзерге вакытта иң авыр шартларда яши, коточкыч хәлләрнең үзәгендә калырга мәҗбүр ителгәннәр.

Аңлышыла, бу сугышның төп корбаны — Украина, әмма Путин режимы коточкыч җинаятьләр, явызлык кылганда, террорчылык һәм экстремистик ояда шушы безнең кешеләр яши. Шуңа мин хәзерге вакытта Русиядә нинди хәлләр баруына басым ясыйм, шул хакта сөйлим. Украина темасын да яктыртам. Бу — мин сайлаган юл. Бу кешеләрне ташлаямаячакмын, азакка кадәр алар белән бергә барачакмын, теләктәшлек белдерәчәкмен.

— Бер ел элек сез "TV2" каналы белән сөйләшкәндә Совет Берлеге, аннары Русия һәрвакыт эчке дошманнар эзләде һәм режим һәрвакыт зыялылар, ЛГБТ вәкилләре, яһүдләргә каршы көрәште дидегез. Мөселман азчылыгы, милли азчылык турында дәшмәдегез. Ни өчен?

— Зыялылар, ЛГБТ вәкилләре, яһүдләргә каршы көрәшү һәрвакыт булды, башка фикердә булучыларга репрессияләр кылу Совет Берлегендә ачык башкарылды. Теләсә нинди вакытта мондый кешеләр дошман дип игълан ителде, басым, талау, мыскыл итү, репрессияләр оештырылды. Беркем моннан оялмады. Бу дәүләт сәясәте дип игълан ителде, мондый кешеләр безнең мохиттә булырга тиеш түгел, без аларны юкка чыгарырга тиеш дигән сәясәт алып барылды. Яһүдләр турында ачык әйтелмәгәндер, әмма антисемит кампаниясен яхшы хәтерлибез, ул Сталин вакытында башланды, аннан соң да совет вакытында дәвам итте, яһүдләр күпләп китә башлагач та булды.

Милли азчылыкка килгәндә, аларга карата астыртын сәясәт алып барылды. Әлбәттә, татар, башкортларны, аларның телләрен, мәдәниятен юкка чыгарыйк дигән шигарләр күтәрелмәде. Кеше күрмәсен, аңламасын өчен кабәхәтләрчә эш ителде. Халыклар дуслыгы турында сайрадылар, барысы да бертигез хокукта диделәр, милли азчылыкны ихтирам итәбез, менә телләр өйрәнелә, барысы да ялт иткән диелде.

Милли азчылыкка килгәндә, аларга карата астыртын сәясәт алып барылды

Путин да хәзер нәкъ шулай эш итә. Мәсәлән, Татарстан белән уен уйный, чөнки аңа көчле төбәктән теләктәшлек кирәк. Башкортстан һәм башка милли республикалар белән дә шулай уйный. Әмма шул ук вакытта республикаларда телне укыту факультативка күчерелде. Исәпкә алыгыз, бу да астыртын башкарыла. Алар бит сезнең телләрегез кирәкми, ул әкренләп үләргә тиеш, шуңа без аны мәктәпләрдә укытмыйбыз дими. Анда хәйләкәр юл кулланылды, белмим, бәлки, хаталанамдыр, әмма миндә кеше тели икән, ул телне програмнан тыш күбрәк тә укый ала дигән хис кала, телисең икән, рәхим ит, туган телеңне җиденече, сиегезенче, тугыгызынчы дәрес итеп тә укый аласың дип аңлаталар.

Ягъни, күзгә күренмәслек итеп һөҗүм итәләр. Мәсәлән, ЛГБТ вәкилләренә барган басым кебек кабул ителми, күренми ул. ЛГБТны инде алар булмаска тиеш дип әйтәләр. Рамзан Кадыров Чечняда андый кешеләр республикада юк дип әйтә. Милли азчылык турында мондый сүзләрне Русия хакимияте ычкындыра алмый. Әмма алар урыс булмаган милләтләрнең урыслашуын тели.

Милли азчылык бервакытта да ачыктан-ачык дошман дип игълан ителмәде. "Татарлар — дошман, башкортлар — дошман" дип әйтелмәде, язылмады. Әмма һәрвакыт ассимиляция сәясәте барды. Бу телләрне факультатив дәрәҗәгә калдырып, милли мәктәпләрне, китапханәләрне ябып, милли зыялыларга каршы алып барган репрессия, басым аркылы башкарылды. Һәр милләтнең зыялылары — язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, руханилар, сәясәтчеләр 30нчы елларда репрессия корбаннары булды. Русия хакимияте әле дә милли азчылыкларны юкка чыгару сәясәтен әкрен генә, кеше күзенә күренмәс итеп, астыртын алып бара.

— Мәсьәлә бит Путин яки хакимияттәге кешеләрдә генә түгел. Мондый сәясәтне хуплаучы аудитория бар. Бәйсез журналист буларак ничек уйлыйсыз, бүгенге шартларда моңа каршы ничек көрәшеп була?

— Бүгенге шартларда мөмкин түгел. Сугышка каршы чыгыш ясаучылар, Путинга каршы булучылар тулаем алганда толерант кешеләр, аларга шовинизм, ксенофобия хас түгел. Алар Русиядә яшәүче халыкларның фаҗигале тарихлары, язмышлары турында белергә омтыла. Бу темага язылган язмалар чыкса, "Рәхмәт, белмәгән идек, коточкыч хәлләр булган икән" дип язалар.

Әлбәттә, башка кешеләр дә бар, беренче карашка алар либерал, әмма империячел амбицияле либерал. Мин, мәсәлән, теләсә нинди либералны алып кара, аның империяче булуы ачыкланачак дигән караш яклы түгелмен. Алай түгел, төрле кешеләр бар. Алар арасында республикалар вакыт узу белән тулы бәйсезлек алмаса да, федерация кысаларында киң суверенитетка ия булырга хокуклы дип саныучылар очрый. Алар Русине яңадан федерация буларак корылуын тели.

Андый кешеләр белән аралашу күңеллерәк, аңлашу җиңелрәк. Андыйлар яңа мәгълүматка ачык була. Мин язган мәкаләләргә милли азчылык вәкилләре генә түгел, урыслар да рәхмәт белдерде.

— Милли азчылыкның, урыс булмаган асаба халыкларның моң-зары турында берни белмәгән, хәбәрдәр булмаган кешеләр бар дип саныйсызмы?

— Белмәгәннәр, ул хакта уйламаганнар, әмма яңа мәгълүматка, дискуссиягә ачык, вакыйгаларның төрле сценарий нигезендә үзгәрә алуын кабул итә алучылар бар. Русия ул башка асаба халыкларның җирләре, кайчандыр урысларның шушында хуҗа булган, урыс булмаган асаба халыкларның җирләрен басып алганын, аларга уңайсызлыклар тудырганын аңларга тырыша. Кеше адекват фикерли икән, үзгәрергә тырыша икән, бу куандыра гына.

Дөрес, Русиядә яшәүчеләрнең зур өлеше, моны белми дә, белергә дә теләми. Мондый кешеләр гадәттә Путинны яклый, сугышны хуплый яки барысы да төгәл билгеле түгел, бөтен хакыйкатьне беркайчан да белмәячәкбез дип әйтүчеләр категориясенә керә. Алар белән ничек эшләргә, ничек аңлашырга — белмим. Без, кызганычка, төрле яссылыкта яшәргә мәҗбүрбез, без бары тик үзебез кебек фикерли торган кешеләр белән генә аралашабыз. Менә төп проблем да шул бит. Шуңа мин өздереп бер ни әйтә алмыйм. Андый кешеләр белән аралашу, эшләү никадәр нәтиҗәле — белмим.

Теориядә, режим җимерелә икән, Русиядә ниндидер үзгәрешләр була икән, Икенче дөнья сугышнынан соң алманнар белән эш ничек алып барылганын искә төшереп, аңлату эшен оештырып була кебек. Әмма моны чынында күз алдына китереп булмый. Русияне Германияне кебек берсе дә басып алырга җыенмый. Шуңа күрә без шулай булса яхшы булыр иде дип кенә фикер йөртә алабыз.

— Бу аудитория белән аңлашыла. Әмма урыс оппозициясе, шул исәптән оппозицион журналистика тарафыннан Украинага карата алып барылган сәясәт кискен тәнкыйтьләнә, бу очракта барысының позицисе төгәл, әмма Русия эчендәге милли азчылык мәсьәләсе күтәрелсә, каршылыклар туа. Ник шулай соң ул?

— Бу Русиянең таркалуы, җимерелүеннән курку дип уйлыйм. Кайбер кешеләр аннан чыннан да нык курка, язылучыларым аарасында да андый кшеләр бар, әмма мин аларны читкә этәрмәячәкмен. Алар белән сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Мине укысалар, кайчан да булса фикерләү рәвеше дә үзгәрер. Кеше путиноид, Z-фашист түгел икән, ул — өметле.

Сугышка, Путинна каршы, демократик, либераль карашлы кеше икән, алар белән эшләячәкмен, аның башына моңа кадәр ул уйлап та карамаган фикерләр салып уйландырырга тырышачакмын. Бу тиз процесс түгел, әмма бу кешене үзгәртеп булмый дигән сүз түгел. Минем дә карашларым үзгәрә, мин үсәм. Башкалар да үзгәрә ала, аларга мөмкинлек бирү кирәк, мондый аудитория белән эшләргә кирәк.

  • Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Башта Татарстан телевидениесендә эшләде, 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды. Режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильмда Беренче дөнья сугышында татарларның тарихы бәян ителә.
  • 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
  • Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, төрле кешеләрдән интервью ала. Русиянең колониаль сәясәт алып баруы турында күп сөйли, бу хакта әңгәмәдәшләре белән дә фикер алыша. Соңгы чыгарылышларында Украина журналисты Виталий Портников, Украина ягында сугышучы татар Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмәләр алды.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG