7-9 апрель көннәрендә Оксфордта (Британия) үзен "Европа татарлары альянсы" (АТА) дип атаган төркемнең чираттагы утырышы уза. Бу төркем үзе турында беренче мәртәбә 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә белдерде, аның тәүге җыенында Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эш итү киңәшчесе Татьяна Смирнова катнашкан иде. 2015 елда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров үзенең бер чыгышында, шушы альянсның читтәге урыслар белән эшләүче “Россотрудничество” идарәсе ярдәмендә оешуын хәбәр итте.
АТАның әле бер генә чарасы да Русия илчеләре яки “Россотрудничество” вәкилләреннән башка гына узганы юк, алар анда хөрмәтле кунак. Быел да шулай - чыгыш ясаучылар арасында Русиянең Британиядәге илчелегендә мәдәни атташе булып торган Константин Шлыков һәм Русия тышкы эшләр министрлыгыннан махсус вәкил Константин Климовский да бар. Кунак булудан бигрәк, Русия вәкилләре шушы курчак оешманың эшен дә күзәтеп, карап тора - АТА үз эшчәнлеген Мәскәүнең читтәге агрессив сәясәтен яклау һәм аклау юнәлешендә алып бара. Бу эштә аңа Казандагы Татар конгрессы да торган саен ныграк булыша.
Башта Европадагы татар яльянсын төзүне хуплаган, хәтта бу эшне башлап йөргән Ежи Шахуневич, Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе, Мәскәү вәкилләренең альянс чараларында катнаша башлануын аңламый, "алар анда нишләп йөри соң?" дигән сорау да куйган иде. Ул хәтта Мәскәү шымчылары булганда татарлар анда авызларын ачарга да куркып утыра дип белдерде.
“Россотрудничество” агентлыгы Мәскәү тырышлыгы белән оешкан шушы азсанлы төркемгә күпме акча тотуын яшерә. Азатлыкның шушы соравына җибәргән җавабында “Россотрудничество” АТА белән ниндидер уртак проектлары булуын гомумән кире кага.
Ләкин шул билгеле - АТАның Париж (Франция), Брно (Чехия), ә хәзер инде Оксфордта узган утырышларына килүчеләрнең юл, кунакханә чыгымнары каплана, алар аны шул илләрдәге Русия илчелеге кассаларыннан ала. Утырышларны оештыру, килгән кунакларга бүләкләр тарату, ашату да федераллар бүлеп биргән акчалар хисабына. Моңа соңгы елларда Мәскәү белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Татар конгрессы да булыша, аның җитәкчесе Ринат Закиров һәр утырышта актив катнашып килә.
Альянс оешканда аның рәисе итеп билгеләнгән Флүр Шәрипов (Литва) баштан ук: "Без урыс дөньясының бер өлеше, аның мультикультурасының бер өлеше, без Русия ватандашлары", дип әйтеп куйган иде.
Бу караш “Россотрудничество”ның Азатлыкка юллаган җавабында да кабатлана - анда шушы федерал идарәнең "Европа татарлары альянсы" белән хезмәттәшлеген "урыс телле эмигрантлар програмы кысаларында" алып барылуы әйтелә. Ягъни "Россотрудничество" Европага күчеп килгән татарларны да Мәскәү хыялланган "россиян" милләтенең бер өлеше итеп күрә.
“Без моның белән ризалаша алмыйбыз. Русиянең әлеге альянсны үзенә каратып тотуы ул татарларны явыз максатларда куллану” дигән иде Литвадагы татар җәмгыятьләре берлеге рәисе Адас Якубаускас АТАның Русия тышкы сәясәте коралына әйләнә баруы белән килешмәвен белдереп.
Шул ук Литваның Немежистагы татар җәмгыяте рәисе Таирас Кузнецовас та АТА эшенә бик шикләнеп карый, ул "альянс оешканга инде дүрт еллап вакыт узса да, эшләгән эше һаман юк" дигән фикердә.
“Альянс рәисе без әле яшь оешма, ныгымаган, шуңа ниндидер дәгъвалар белдерү иртәрәк дип килә, әмма минемчә, инде шактый вакыт узды һәм альянс бу вакыт эчендә аякка баса ала иде. Брнодагы соңгы утырыштан соң нәрсә эшләнгән, бу әле дә билгесез. Бу хакта альянсның секретаре, Бельгиядә яшәүче Лилия Вәлиевадан сораша аласыз”, диде ул.
Лилия Вәлиева исә Азатлыкка, альянс турындагы барлык мәгълүмат аның җитәкчесе Флүр Шәриповта гына дип аңлатты. Аның әйтүенчә, иң мөһиме - хәзер инде кешеләр альянс утырышына бик оешкан төстә җыела.
“Альянс утырышы елга ике тапкыр уза, әмма хәзер бит аралашырга мөмкинлекләр күп. WhatsApp, электрон почта аша язышырга була. Аннары Казандагы Татар конгрессы чараларында да даими очрашып торабыз, Франкфурттагы “Көзге очрашу”да катнашабыз. Мисал өчен, безнең Бельгиядәге татар оешмасы вәкилләре 2015 елда гына да 11 илгә барды", дип санады ул АТАның соңгы эшләрен.
Бу татар төркеме үз утырышларын һәрзаман башкалар үткәргән һәм әһәмияте ягыннан зуррак чараларга туры китереп җыя башлады. Әйтик, Брнода алар Татарстанның хөкүмәте үткәргән "Татарстан мәдәнияте көне" уңаеннан җыелды һәм шулай итеп бу чараны да үзе оештырганнар исемлегенә кертеп куйды.
Оксфордтагы утырыш Казандагы Тарих институтының Алтын Урда турындагы олы фәнни хезмәтен тәкъдим итү вакыйгасына туры китереп үткәрелә. Әлеге мөһим чараның АТАга бернинди дә катнашы юк, ләкин Европадагы татар "россияннары" өчен бу киртә түгел. Шушы уңайдан АТА активисты Бари Дианов (Германия) фикердәшләре алдында "Буыннар алмашканда Европада татарның тарихи вә мәдәни мирасын саклау әһәмияте" дигән чыгыш ясады.
Безнең Telegram каналына язылыгыз һәм төп хәбәрләрне беренче булып укыгыз