Дөнья татар конгрессы корылтаена әзерлек уңаеннан 28 июль узган матбугат очрашуында Азатлык конрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закировтан корылтай вакытында Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә язмышы каралачакмы, аңа бәйле нинди документлар кабул ителәчәге турында сорады.
"Дөрес аңлагыз, без – иҗтимагый оешма. Шартнамә мәсьәләсе дәүләт органнарына карый. Әмма бу безнең халык тормышы белән бәйле. Шартнамә хакында сүз булачак, корылтай үз сүзен әйтер дип уйлыйм. Бу хакта әйтми калу мөмкин түгел, чөнки турыдан-туры республика киләчгенә бәйле, делагатлар чыгыш ясар дип уйлыйм. Әмма нинди документлар, карарлар булачагын әйтә алмыйм, аны делегатлар хәл итә", диде Закиров.
Азатлык Ринат Закировтан резолюцияләр өлгесенә үзегез шәхсән нинди конкрет җөмлә язар идегез дип кызыксынды.
"Мине дә башкалар кебек тел мәсьәләсе борчый. Бу проблемны кабыргасы белән куяр идем. Бу хакта резолюция өлгеләренә керәчәк. Тел мәсьәләсенә барыбыз да ябырылса иде", диде Закиров.
Башкарма комитетка намзәтләр турындагы сорауга Закиров журналистлардан бүген булса да бу сорауны бирмәүләрен үтенде.
3-6 агуст Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае үтә.