Change.org сәхифәсендә Русия тоткыннарына интернетка керү мөмкинлеген бирүне соргана петициягә имза җыю башланды. Аны
Коми республикасының Ухта шәһәрендә 19нчы төзәтү колониясендә утыручы татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов булдырган. Русия президенты Владимир Путин, Русия фиркаләре җитәкчеләре, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы Геннадий Корниенкога язылган петиция мөрәҗәгатендә Кашапов барлык Русиядәге тоткыннарның конституцион хокукларын тәэмин итәргә һәм интернет куллану мөмкинлеген булдыруны тәкъдим итә.
"Без бүген технологияләр һәм интернет заманында яшибез. Әмма төрмә һәм колониядәге тоткыннар аннан мәхрүм ителгән дияргә була. Хәзер инде күп кенә матбугат та басма рәвештән интернетка күчеп бара. Күп кешеләр интернет аркылы радио тыңлый, телевизор карый һәм белем бирү курсларын уза... Тоткыннарның мондый мөмкинлеге юк һәм бу турыдан-туры аларның хокукларын бозу булып тора", ди Рәфис Кашапов мөрәҗәгатьтә.
Аның сүзләренчә, интернетка керү мөмкинлеге булдырып, дәүләт шактый акчаларны саклап кала ала, чөнки башка юл белән караганда интернет аркылы мәгълүмат алу арзанракка төшә.
"Русиядәге тоткыннарның конституцион хокукларын тәэмин итү өчен мин барлык төрмә һәм колонияләрдә интернетка керү мөмкинлеге белән ун компьютер булдыруны тәкъдим итәм. Русиядә тоткыннарны тоту өчен 800ләп урын бар. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 153 миллион сум акча кирәк булачак. Бу Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе еллык бюджетының нибары 0,05%", ди Кашапов.
***
Рәфис Кашапов 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә, Украина көнчыгышында сугыш башлавына, Русия президенты Владимир Путин сәясәтенә каршы интернетка чыгарган биш язмасы өчен экстремизмда гаепләнеп шул ук елның декабрь ахырында кулга алында һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер ул Коми республикасының Ухта шәһәре янындагы Ик-19 колониясендә утыра. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Азатлык хәбәрчесе 2016 елда әлеге колониядә булып кайтты, әмма Кашапов белән очрашу мөмкинлеге бирелмәде.