Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Рәфис Кашаповны Русиядә "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Кашаповка каршы Русиядә кимендә ике җинаять эше ачылуы билгеле.

Татарстанда Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповны Росфинмониторингның "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр. Бу хакта әлеге исемлекне күзәтеп торучы Телеграм каналда әйтелә. Росфинмониторинг сайтында Кашапов бар, аның исеме янында махсус тамга тора, бу активистка террорчылык эше нигезендә читттән торып җинаять эше ачылуын аңлата.

Рәфис Кашаповка каршы Русиядә кимендә ике җинаять эше ачылуы билгеле.

2024 елның апрелендә аңа каршы "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылуы турында хәбәр ителде. Моңа Кашаповның "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер әңгәмәсе сәбәп булган диелде.

Шулай ук Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп 15 мең сум штраф салган иде.

Икенче җинаять эше "ят агентлар" канунын кабат бозу турында, дип җиткерде Chelny-biz.

Басма мәгълүматынча, ул "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәми, шуның өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, хәзер исә аны моның өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар. Ә июньдә "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар иде. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләделәр.

Рәфис Кашапов Лондонда яши, ул "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкхүмәте" дип аталган оешманы җитәкли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG