Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: "Татар телен яклап язылган хатлар турында берни белмибез"


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков татар телен яклауны сораган хатларның килүеннән хәбәрдар түгел, ә Татарстан ата-аналары президент Владимир Путинга юлланган хатларга җаваплар бар дип әйтә.

Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди дә хат алмауларын белдергән. Бу хакта "РЕН ТВ" хәбәр итә.

"Без бернинди дә хат алмадык. Бу хакта берни белмибез", дигән Дмитрий Песков.

Татарстанның татар ата-аналары исә мөрәҗәгатьнең, Владимир Путинга Русия Конституциясенең төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирүен искә төшергән, татар һәм рус телләренең бертигез укытылуын саклап калу мөһимлеге турында язылган ачык хаттан тыш, Русия президентының электрон хат тартмасына да җибәрелүен белдерә. Җаваплар инде бар, бер үк эчтәлекле хатлар килә, ди алар.

Мәскәү кирмәненнән җавап хаты
Мәскәү кирмәненнән җавап хаты

Русия президенты аппаратының ватандашлар һәм оешмалардан хатлар, мөрәҗәгатьләр кабул итү департаменты җитәкчесе тарафыннан имзалаган хатта мөрәҗәгатьнең кабул ителүе һәм Русия Мәгариф министрлыгына, Татарстан хөкүмәтенә юллануы турында язылган.

Социаль челтәрдә оешкан "Татар телле ата-аналар" төркемендә 4 меңнән артык кеше теркәлгән. Шунда ук урнаштырылган хат астында мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен бертигез укытуны саклап калуны һәм татар теленә каршы экстремистик эчтәлекле язмаларны тикшерүне таләп иткән хат астында имза җыю оештырылган. Бүгенге көнгә 800дән артык имза җыелган.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаган хәл булуын әйткән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп чыгышлар ясый башлады. Башкор теле укытучылары, Башкорт Корылтае, Татар яшьләре форумы мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар юллады.

XS
SM
MD
LG